Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
18 сентябрь 2019, 13:45

Авыллар җырлый

Башкортстанның авыл биләмәләре арасында «Җырчы авыл» республика конкурсы старт ала.

Башкортстанның авыл биләмәләре арасында «Җырчы авыл» республика конкурсы старт ала.


2019 елның октябреннән 2020 елның октябренә кадәр давам итәчәк ижади бәйгенең оештыручылары – Башкортстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге һәм район хакимиятләре.


Конкурста авылларда эшләп килүче үзешчән җыр коллективлары (халык җыры, фольклор җыры, эстрада җыры ансамбльләре; гаилә ансамбльләре; ир-егетләрнең җыр ансамбльләре һәм ялгыз башкаручылар) катнаша ала. Катнашучыларның яше чикләнмәгән. Концерт номерларын тыңлаганнан соң йомгаклар буенча иҗади лабораторияләр, иң яхшы коллективлар һәм башкаручылар катнашлыгында концертлар оештырылачак һәм җиңүчеләрне бүләкләү чаралары узачак.


Чара өч этапта оештырыла. Беренче этап — сайлап алу (2019 елның октябре-декабре) — республика авылларында конкурс караулары формасында авыл клубларында үтә.


Икенче этап — беренче этапта үткән катнашучыларны аерым график буенча карау. (2020 елның февраль-мае). Шәһәр мәдәният сарае, район мәдәният йорты, социаль-мәдәни үзәкләрдә үтә.


Өченче этап —икенче этапта үткән катнашучыларны карау. (2020 елның октябре). Бу конкурска 1нче дәрәжә лауреатлар гына җибәрелә.

Конкурсның гала-концерты Уфада үтәчәк. Анда иң яхшы коллективлар һәм башкаручылар чыгыш ясаячак. Конкурс җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тамамланачак.

Тулырак белешмәләр өчен телефоннар: 8 (347) 289-66-96, 8-905-355-44-20, 8-987-103-48-44.
Читайте нас: