Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
13 сентябрь 2019, 11:06

Якташыбыз юбилее

Владимир Путин СССР ның халык артисты, бөтендөньяга билгеле якташыбыз Владимир Спиваковның 75 яше белән котлап, телеграмма җибәргән.

Ил җитәкчесе Владимир Путин СССР ның халык артисты, бөтендөньяга билгеле якташыбыз Владимир Спиваковның 75 яше белән котлап, телеграмма җибәргән.

Телеграммада мондый юллар бар:

- Сез күренекле музыкант һәм дирижер буларак, дөньяның иң зур сәхнәләрен үзегезгә әсир иттегез. Белгечләр дә, музыка сәнгатен сөюче гади кешеләр дә сезнең талантыгызны югары бәяли. Иң мөһиме - сез ирешелгән биеклекләрдә тукталып калмыйча, тулы куәтегезгә эшләвегезне дәвам итәсез һәм тагы да югарырак күтәреләсез.

Ил җитәкчесе Владимир Спиваковның уникаль киңәшче дә, бөек педагог та булуын билгеләп үтте. Якташыбызны барлык республика халкы исеменнән без дә ихлас котлыйбыз.
Читайте нас: