Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
13 сентябрь 2019, 12:42

Клуб – авылның җаныдыр

Мәдәният йорты – авылның йөзек кашы. Соңгы елларда аларның эшчәнлегенә яхшыртуга игътибар бермәбер артты. Күптән түгел без Яңавылда иң яхшылар исәбендә булган Кисәк-Каен авыл клубында булдык. Гөрләп эшләүче бу күркәм мәдәният учагында үткән елның кышында да булырга туры килгән иде. Шул вакыттан алып биредә тагын да матур үзгәрешләр, яңалыклар булган.

Мәдәният йорты – авылның йөзек кашы. Соңгы елларда аларның эшчәнлегенә яхшыртуга игътибар бермәбер артты. Күптән түгел без Яңавылда иң яхшылар исәбендә булган Кисәк-Каен авыл клубында булдык. Гөрләп эшләүче бу күркәм мәдәният учагында үткән елның кышында да булырга туры килгән иде. Шул вакыттан алып биредә тагын да матур үзгәрешләр, яңалыклар булган.
- Шуларның иң сөенечлесе - Кисәк-каен клубы “Кече ватан” программасы буенча грант отуга иреште – ул 3 млн. 800 мең сум тәшкил итте, - дип юл уңаеннан аңлатты Кисәк-Каен клубына безне озата барган Яңавыл районы культура идарәсе начальнигы Ринат Әдис улы Ибраһимов.
Клуб хезмәткәрләре күптәнге хыялларын тормышка ашырган - идәннәрне алыштыруга ирешкәннәр. Тузган паркетны плитка белән алыштырганнар. Мәдәният йортында күңелле үзгәрешләр хәтсез булып чыкты. Шуларның берсе – бик матур тренажер залы эшли башлаган. Аны урындагы инициативаларга ярдәм күрсәтү программасы буенча эшләгәннәр.
- Тренажер залы бик кирәкле әйбер булып чыкты. Хәзер олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп шөгыльләнергә киләләр! – дип сөйләде Кисәк-Каен авыл клубының художество җитәкчесе Әлфинә Рәшитова. – Бер залда башлыча ир-егетләр, ә менә монысына балалары булган гаиләләр килә. Авыл халкы өчен зур бүләк булды бу зал. Яшьләрне әйтеп торасы да түгел – алар гел монда. Бәләкәй балалары булган гаиләләрнең тренажер залына йөрүе – үзе бер шатлык. Шахмат уйнарга мөмкинлекләр дә бар. Аскы катта бильярд, теннис өстәле бар.
Без килгәндә дә залда кешеләр байтак иде. Танышабыз. Динара Рәшитовага 32 яшь. Зифа буй-сынлы Динара - ике бала әнисе. Нефтекамада туып-үскән, шушы авылга килен булып төшкән. Тренажер залына зур теләк белән йөрүе турында әйтте.
Минәҗев Фәсим абый да тренажерлар белән дуслыгын ныгыткан. Аңа 63 яшь. Аны “Наза” фольклор ансамбленең актив катнашучысы диделәр.
Әлфина ханым белән тагын бер залга үтәбез. Биредә 30лап апа фитнес белән шөгыльләнергә килә икән.
- Алар арасында бик күп еллар мәктәп директоры булып эшләгән Вагапова Гөлзирә апа бар. Фитнес-залга җыелып, шөгыльләнү - аның инициативасы инде. Әйдәгез, шушы залда идәннәрне алыштырабыз да, фитнес белән күнегүләр үткәрә башлыйбыз, дип тәкъдим итте. Алыштырдык. Менә дигән заманча әйбәт зал килеп чыкты.
...Художество җитәкчесе Әлфинә Рәшитова бу вазифада 36 ел эшли. Үзе күрше авыл кызы, Кисәк-Каенга килен булып төшкән. Урта мәктәпне тәмамлап, әлеге һөнәре буенча укып, шушы клубта хезмәт юлын башлаган.
- Балаларым, киленнәрем, кызларым, хәтта кодагыйларыма кадәр – бар да культура хезмәткәрләре, - дип елмайды ул. - 22 яшьлек кызым Рузанна да шушы ук клубта культура чараларын оештыручы булып эшли.
Клубның бер залын китапханә биләп тора. Ул җылы, якты, китаплар халык сайлап алырлык уңайлы тәртиптә урнаштырылган. Евротәрәзәләр куелган. Китапханәче Гүзәлия Гатауллина китапханәдә 20 елга якын эшли икән.
- Китапханәдә дә, клубта да чараларны бергләшеп әзерлибез, бергә үткәрәбез, - ди Әлфинә Рәшитова. – Хәтта ремонт эшләрен дә бергә башкарып чыгабыз.
Китап фондында күпме китап бар? Авыл халкы китап укырга яратамы? Шушы сорауларны бирдек.
- 14 меңләп китабыбыз бар, - диде Гүзәлия Гатауллина. - Китаплар даими кайтып тора. Башкорт, татар, чит телләрдә дә китаплар бар. Авылдашларга кемгә нәрсә охшый, шуны алып укыйлар. Классиканы да, заманча әсәрләрне дә бердәй яратып укыйлар. 600дән күбрәк укучыбыз бар. Шуның 159ы – укучылар. Җәйләрен авылыбызга килүчеләр дә китапханәне урап узмыйлар. Электән китап укырга яраткан кешеләр бар. Алар укырга теләгән китапларын таптырып, эзләтеп укыйлар (елмая). Берәүләр Ногман Мусин әсәрләрен сорап килә. Икенчеләр бер вакыт популярлашып киткән Зифа Кадыйрова китапларын алып укый башлады. Кемгә нәрсә ошый инде...
Безне, әлбәттә, китапханәнең нинди гәзит-журналлар алдыруы да кызыксындырды. Өлкәннәр өчен гәзитләр бар, балалар өчен дә журналларга язылганнар. Тик менә яшьләр басмаларын, шул исәптән “Өмет” гәзитен генә тапмадык. “Акча җиткерә алмадык”, - диделәр. Әлбәттә, татар авыл китапханәсендә татар телендә яшьләр гәзите мотлак булырга тиештер.
Менә шулай ашыкмый гына Кисәк-Каен авыл клубын, китапханәсен карап чыктык. Клуб фойесендә урнашкан эшләр турында аерым әйтәсе килә. Чөнки биредә бик матур, хәтта башкала күргәзмәләрен бизәп торырлык эшләр куелган.
Кул эше осталары – рәссамнар, тукучылар, тегүчеләр, чигүчеләр һәр районда бар, ләкин бик азлары гына эшләрен халыкка күрсәтергә җөръәт итә. Бу җәһәттән Кисәк-Каен клубы бик бәхетле. Без бу көнне Язилә Расих кызы Рамазанованың “алмазная выкладка” дип аталучы алым белән эшләнгән эшләрен карап сокландык. Нурихан Зәкәрия улы Маликов үз куллары белән бик матур тәрәзә яңаклары ясаган.
Кисәк-Каен авыл клубыннан кайтыр якка юлланганда күңелдә җылы хисләр калдырган клуб хезмәткәрләренә “афарин!” диясе килде. Зур дәрт, тырышлык белән мәдәният учагын саклап, эшләрен гөрләтеп алып барулары сокландырды. Киләчәктә дә эшләре уң булсын!
Читайте нас: