Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
6 сентябрь 2019, 13:29

Уфага Валерий Меладзе килде

Кичә Уфаның Черниковка бистәсендә Валерий Меладзе open-air оештырды.

Кичә Уфаның Черниковка бистәсендә Валерий Меладзе open-air оештырды.


Концерт кичке сәгать 8дә Машина төзүчеләр мәдәният сарае алдындагы мәйданда башланды. Меладзены тыңларга дип Черниковка бистәсенең меңләгән халкы җыелды. Супер йолдыз чыгышлары аркасында Черниковканың берничә урамын япканнар иде.

Концертка килүчеләр шатлыгына җырчы төрле еллардагы хитларын башкарды: “Небеса мои обетованные”, Цыганка Сэра”, “Красиво”, “Притяженья больше нет”, “Самба белого мотылька”, “Иностранец”. Һәр җырга тамашачылар кушылып җырладылар.

Русия эстрадасының мондый дәрәҗәле артистлары чыгышларын моңача күрмәгән Черниковка халкы үзенчә бәхеткә тиенгән иде.
«Корпоратив для Черниковки!», «Было здорово, спасибо организаторам!», «Спасибо, что выбрали именно Черниковку!» - дип сөенечләрен белдерде бистә халкы.


Читайте нас: