Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
28 август 2019, 13:32

Уфа циркының язмышы: ни булып бетәр?

Уфа циркының ничәмә еллар ябык торуы Республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның ачуын китерде.

Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә Уфа шәһәрендәге циркның язмышы күтәрелгән. Күптән түгел бу бинаны тарихи һәм мәдәни объект буларак сак астына алдылар. Әмма соңгы өч елда ул авария хәлендә.
Башкортстан мәдәният министры Әминә Шафикова хисап тотып, циркның өч ел буе хәрәкәтсез торуы турында сөйләде. Хисапның бу өлеше Республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның ачуын китерде.
- Өч ел! Күпме бала цирксыз үскән, - диде ул канәгатьсезлеген белдереп.
Июль аенда республикага “Росцирк”ның җитәкчесе килгән иде һәм ул Уфа циркын реконструкцияләргә 1 млрд. сум акча бүләчәкләре турында әйтте.
Читайте нас: