Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
25 август 2019, 03:00

Сочида “Новая волна” фестивале башланды

Кичә Сочида конкурсның ачылу тантанасына багышланган концерт узды.

Русия президенты Владимир Путин «Новая волна 2019» халыкара яшь башкаручылар конкурсында катнашучыларны сәламләде һәм музыкаль ярышның халыкара гуманитар хезмәттәшлекне үстерүдәге өлешен бәяләде.
“Сезне “Новая волна 2019” халыкара конкурсында сәламлим! Бу популяр иҗади форум күптән инде заманча эстрада мәдәниятенең аерылгысыз өлешенә әйләнде һәм күп еллар дәвамында кешеләр арасында дуслыкны ныгыту, халыкара гуманитар хезмәттәшлекне үстерү һәм үзара аңлашу буенча сизелерлек өлешен кертә”, - диелә сәлам телеграммасында.
Читайте нас: