Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
23 август 2019, 13:18

Кино карыйбыз!

24 августта башкала “Кино төне” бөтенрусия акциясенә кушыла.

24 августта башкала “Кино төне” бөтенрусия акциясенә кушыла. Шәһәр мәдәният учреждениеләрендә: кинотеатрларда, мәдәният йортлары һәм сарайларында, китапханәләрдә һәм музейларда мастер-класслар, уен программалары, кино күрсәтүләр, тематик лекцияләр, экскурсияләр, иҗади очрашулар, викториналар һәм күргәзмәләр оештырылачак. Акция кысаларында планлаштылырган чаралар 17.00 дә башланачак. Керү бушка.
“Кино төне”ндә интернет тавыш бирү нәтиҗәсендә сайлап алынган Русия фильмнары күрсәтеләчәк. Алар арасында “Балканский рубеж”, “Домовой”, “Полицейский с Рублевки. Новогодний беспредел”; шулай ук республикада төшерелгән Булат Йосыповның “ Беренче республика”, Айнур Аскаровның “Уфадан мәхәббәт белән”, “Башкортстан” киностудиясенең “Рәхмәт”, “Җиңмеш” кинотасмалары бар.
“Родина” кинотеатрында Русия фильмнары күрсәтеләчәк. Дема районындагы ял паркында ачык һавада кино карап булачак.
Читайте нас: