Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
15 август 2019, 16:08

“Егетләргә кытлык юк”

"Театральное Приволжье» — Идел буе федераль төбәгенең яңа иҗтимагый проекты.

«Театральное Приволжье» — Идел буе федераль төбәгенең яңа иҗтимагый проекты. Аның төп максаты – яшьләрне театр тормышына җәлеп итү, гуманистик һәм патриотик кыйммәтләрне булдыру, яшьләр театр сәнгатен үсештерүне стимуллаштыру.
Быел бу проектта Башкортстанның 46 коллективы катнашты. Мәктәп коллективлары арасында “Пауза” үрнәкле театр студиясе (Межгорье шәһәре) җиңү яулап чыкты. Әлеге театр 30 ел элек барлыкка килгән. Бүген аның коллективында мәктәп яшендәге 27 артист бар. Театрның режиссеры Елена Грибкова сүзләренә караганда, коллективта ир-егет артистларга беркайчан да кытлык булмаган. “Кечкенә чагыннан ук малайлар безгә килә һәм концертларда катнаша башлый. Соңрак аларга спектакльләрдә төрле рольләр бирәбез. Киләчәктә алар төрле чараларда алып баручы булып китәләр. Кыенсынмый, үзләрен иркен тотып чыгыш ясыйлар”, - ди ул.
Читайте нас: