Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
15 август 2019, 03:04

“Борылган идем, алдымда Путин басып тора...”

"Карасам, алдымда Путин басып тора. ... Мин аңа якынрак килеп бастым..."

Шушы көннәрдә Владимир Путин Севастопольдәге Хореография академиясенә барды. Анда яшь артистлар һәм уку йортының ректоры – Бавария милли балеты премьеры Сергей Полунин белән аралашты. Бер укучы кызга Президент мадемуазель дип мөрәҗәгать итте һәм аның алдында тезләнеп, кулын үпте.
Кечкенә балерина президентның бу гамәленә аптыраган.
“Мин борылган идем, ә алдымда Путин басып тора. ... Мин аңа якынрак килеп бастым. Аның кулын кысмакчы булган идем, ә ул тезләнде”, - дип сөйли соңрак балерина кыз РЕН ТВ телеканалына.
Кечкенә балерина киләчәктә Майя Плисецкаяга охшарга өметләнә.
“Аның кебек билгеле буласым килә. Аның кулларында әйтерсең сөякләре дә юк кебек, шулкадәр әйбәт хәрәкәтләнә иде ул”, - ди Анастасия.
Очрашу III Халыкара опера һәм балет фестивале барышында узды. Академия җитәкчеләре алдагы уку елы ахырында ук нәни укучылары белән спектакль әзерләячәкбез дип ышандырды.
Читайте нас: