“Здравствуйте, я из республиканской газеты “Өмет”. В переводе “Надежда”, - дип тезеп киттем үзен күрү белән. - Издается на татарском языке...”
- Әйдә алайса үзебезчә сөйләшәбез, - ди.
- Бәй, сез татарча беләсезмени? – дим гаҗәпләнүемне яшерә алмый.
- Ник белмәскә? Татар малае бит мин.
Әнә шулай көтелмәгәнчә башланып китте Русиянең профессиональ каскадерлар ассоцияциясе әгъзасы, исеме Гиннесның рекордлар китабына кертелгән трюклар куючы каскадер, СССРның спорт акробатикасы буенча спорт мастеры Радик Шахмаев белән сөйләшүебез.
Стәрлетамак шәһәренең гади бер гаиләсендә туган булып чыкты ул. Әнисе Фәния апа бар гомерен мәдәният өлкәсендә эшләүгә багышлаган. Ялгыз калгач, ике баласын да тәрбияләгән, режиссерлыкка да укыган. Урыс теленә генә өстенлек бирелгән елларда да ул җитәкләгән драма түгәрәгендә татар һәм башкорт телләрендә җырлар яңгыраган. Адым саен “Милләтем!” “Телем!” дип оран салмаган, бары тик чын күңеле белән туган телен яраткан һәм шул яратуын балаларына да тапшырган. Икенчегә тормышка чыгып, тагын ике балага якты дөнья бүләк иткән Фәния апа. Һәм аларга да шундый ук тәрбия биргән.
- Дүртебез дә татар телендә яхшы сөйләшәбез. Кайда булуыбызга карамастан, әни белән гелән татарча аралаштык. Телебезне, гореф-гадәтләребезне өйрәтеп үстергән әнигә тәрбиясе өчен чиксез рәхмәтлебез, - ди Радик. – 8 сыйныфтан соң Мәскәүгә киткәндә аның киңәшен тотып, мин үзем белән Рәми Гарипов һәм Габдулла Тукайның шигырьләр китабын алдым. Телне онытмас өчен аларны даими укып тордым.
Ә Мәскәүгә Радик Шахмаев балачак хыялын тормышка ашыру максаты белән чыгып киткән – кечкенәдән цирк студиясендә шөгыльләнгән малай киләчәктә чын цирк артисты булу теләге белән янган.
Бөтен илдә бердәнбер Дәүләт цирк һәм эстрада сәнгате училищесында конкурс бик зур - 1 урынга 100 кеше булган. Тик үсмер максатыннан кире кайтмаган. 4 ел уку дәвамында да кыенлыклар белән җитәрлек сыналган. Төркемдәге 50 кешенең 20се генә укуын ахырына кадәр җиткерә алган. Әйткәндәй, Радик Шахмаев безнең республикада беренче профессиональ цирк артисты булган.
-Үзеннән үзе ничектер шулай килеп чыга. Тормышта күп нәрсәдә беренче булырга туры килә. Циркта эшләгәндә 13
метрлы манеж аша очып килгән артистны үз җилкәмә алу трюгын да беренче булып башкардым. 9 ел - һава гимнасты булып, 10 ел чөймәле такталарда эшләдем. Цирк артистлары өчен 15 ел гына эш стажы каралган. Мин 20 елга якын эшләдем. Калам дисәм, тагын да калырга мөмкинлек бар иде. Арыдым. Тамашачы өчен генә цирк иң гөнаһсыз күңел ачу урыны ул, ә анда эшләүчеләр өчен... Артист манеждан үз аягы белән чыгачакмы, әллә аны кирегә алып чыгачаклармы – белми. Өстәвенә кеше гомере өчен дә җаваплылык зур. Һәр гимнаст үзенчә оча, шуңа күрә һәркайсын үзенә бер төрле тотып алырга, бутамаска кирәк, - ди Радик циркта эшләгән чакларын искә алып.
1983 елда аны Горький исемендәге киностурдиягә чакыралар. Аның беренче эше “Ирекле булып кил” фильмында. Төп рольдәге Дмитрий Золотухин өчен трюклар башкара ул. Ә инде цирктан хаклы ялга чыккач, тулысы белән кинога чума. Ничә кинода уйнаганын хәтерләми дә инде. Утызынчыдан соң каскадерлар санамый, ди. “Тере мишень”, “Капуциннар бульварыннан кеше”, “Чокнутые”, “Алла булуы кыен”, “ Король укчысы Шарп маҗаралары” һ.б.
Соңгы вакытта киноларны машинада куышулардан, шартлап очулардан башка күз алдына да китереп булмый. Шуларны “ах!” та “ух!” килеп карап утырабыз. Үзебез дә сизмәстән яраткан актерларыбыз өчен борчылабыз. Ләкин без авыз ачып карап утыра торган трюкларны алар урынына каскадерлар башкара бит. Менә кем өчен борчылырга кирәк икән. Тик Радик “каскадер - иң куркыныч һөнәр” дигән сүзләр белән килешми.
-Профессиональ каскадерның әзерлеге югарырак булган саен ул үзенең һәм актерларның сәламәтлегенә азрак зыян китерә. Ростоцкий дигән режиссер: “Каскадер – ул үлемне җиңүче кеше”, - ди. Һәм ул хаклы. Шуңа күрә чын каскадер үзенең травмалары белән мактанмый, киресенчә. Съемка барган мәйданда җәрәхәтләнү сез уйлаганнан сирәгрәк очрый. Ә менә циркта чыннан да риск зур.
Бервакыт минем партнер подкидной тактадан 15 метр биеклектән сикерә иде. Аны страховкалау матына тотарга тиешләр иде. Карыйм, ул тиешле юнәлештән читкәрәк китте. Миңа аны һавада ук тотып алырга туры килде. Шул вакытта ул аягы белән минем баш бармакны чәрдәкләде. Авырту көчле булса да, чыгыш тәмамланганчы түзәргә туры килде. Тамашаны туктатып булмый бит.Аннан соң операциягә киттем. Алты сәгать дәвамында табиблар сөякне җыярга тырышып карады. Килеп чыкмагач, титан пластина куйдылар.
Киноларда машиналарның очканын, җимерелгәнен, шартлаганын, янганын күреп, ирексездән күпме акча әрәм итәләр икән дип аптырыйсың. Бу хакта да сорамый булдыра алмадым.
- Чынлыкта без машиналарга, гомумән, техникага бик сакчыл карыйбыз. Чит илдә генә теге яки бу маркалы машинаның экранда күренеп калуы реклама максатында эшләнә икән, рәхәтләнәләр. Ә бездә бер машинаны күп тапкырлар төшерергә кирәк бит. Һәр трюктан соң автослесарьләр төзәтә, ямый, буйый. Мәсәлән, “Бригада” фильмында янучы машинаның руль артына ике кеше утырды. Берсе күренеп төшеп калды. Ә икенчесен тамашачы күрмәде. Әмма Мәскәү елгасына төшеп китмәсен өчен нәкъ ул машинаны туктатырга тиеш иде.
Күпсанлы трюкларының берсен башкарганда Радик Шахмаев Гиннесс китабына кертелгән рекордын куя да инде.
- Башкортстан телевидениесендә “Таныш түгел танышлар” мюзиклын төшерделәр. Гашыйк егет сөйгән кызын урлап качучыларны снегоходта куа чыга. Куышу кызыклырак булсын өчен мин җигүле ат һәм аны җитәкләгән кеше аша очып чыгарга булдым. Аларның биеклеге якынча ике метр, ә мин якынча биш метр биеклектән очарга тиеш идем. Ләкин нәтиҗәдә бер тапкырдан ук 8 метрдан чыктым.
Америкада аның трюгын кабатларга тырышып караганнар, әмма биш метрдан өскә менә алучы юк ди әле.
Америка дигәннән, 1989 елда цирк гастрольләр белән була анда. АКШның 35 шәһәрендә чыгыш ясыйлар. 20 мең кешелек ареналарда аягүрә басып алкышлыйлар. Лос-Анджелес белән Голливудка да кагылалар. Бездә заманында фото һәм плакатларын стенага элеп, көн-төн сокланып карап яткан йолдызларның күбесе аларны карарга үзләре килә ул чакта. Һәм үзләре кулиса артына кереп танышалар, фотоларга төшәләр.
- Анда vip-персоналар юк - барысы да бик гади. Бигрәк тә Чак Норрис белән дуслашып киттек. Ул мине үзенең студиясенә каскадерларының эшен карарга чакырган иде хәтта. Тагын бер очрак хәтердә уелып калган. Мин үзлегемнән дүрт ай эчендә инглиз телен ипи-тозлык өйрәнгән идем. Актерлар белән тәрҗемәсез аңлаштым. Шулай Спилбирг белән сөйләшеп торабыз. “Мин синнән гафу үтенергә телим”,- ди бу. Гаҗәпләнеп калдым. “Ни өчен?”- дим. “Син минем белән минем телдә сөйләшә аласың, ә мин синең телеңдә - юк. Гафу ит”, - диде. Менә шулай. Анда кеше танылганрак булган саен гадирәк.
Радикны каскадер гына түгел, актер буларак та кинога төшәргә чакыралар. Иң зур рольләренең берсе “Сонька – золотая ручка”да – Улюкай. Шулай ук “Улицы разбитых фонарей”, “Опера”, “Убойная сила”, “Сектор обстрела”да аны күрергә була. “Морские дьяволы”ның бер сериясендә - террорчы, икенчесендә япон диверсантын уйнаган. “Монгол” фильмында Чынгызханның якын сугышчысы ролендә ул.
Киноларда кайда тән сакчысы, кайда бандит, кайда мафиози булып уйнаса да, Радик Шахмаев киң күңелле яхшы кеше.
Бик еш балалар йортында, төрмә, изоляторларда очрашуларда була. Кулыннан килгәнчә матди ярдәм дә күрсәтә. Үзенең трюклары хакында сөйләп, балаларны кызыксындырырга тырыша. Изоляторда булган бер очрашуны әле дә бик дулкынланып искә ала.
-Бер сәгать сөйләшеп утырганнан соң гына алар мине күңелләренә үткәрделәр, ышандылар. Очрашудан соң үзләре теләп инша язганнар. Соңыннан аларны миңа тапшырдылар. Хатларның берсен дә күз яшьләресез генә укып булмый.
Минем булдыра алганча аларга ярдәм итәсем килә. Гаилә җылысыннан мәхрүм булган сабыйлар да бик кызганыч. Үз үрнәгемдә аларга тормышта юл табарга, ниндидер максат билгеләргә ярдәм итә алсам, бик бәхетле булыр идем, - диде Радик Шахмаев.
Гаҗәпләнүдән башланган очрашуның ахыры да гаҗәпләнү белән тәмамланган иде. Бүгенге яшьләргә теләкләрен сорагач, зур һәм көчле каскадердан ишеткән сүзләрем гаҗәпләндерде һәм, әлбәттә, сокландырды.
- Сүгенмәсен иде яшләр, - дип башлады ул теләкләрен. – Егетләре генә түгел, кызлары да сүгенә бит. Шундый чибәр кызлар, күбесенең авылдан икәнлеге күренеп тора. Ә авызын ачса, аты-юлы белән сүгенеп китә инде... Бик ямьсез күренеш. Туган телләрен, халкыбызның гореф-гадәтләрен белсеннәр, өйрәнсеннәр иде. Һәм Аллага ышансыннар. Мәчеткә йөрсеннәр димим. Күңелләрендә, акылларында Аллага ышаныч булсын. Догалар белсеннәр, авыр чакта укысыннар. Мин үзем Аллага бик ышанам. Картәниемнән мирас булып калган 1903 елда басылган Коръән китабым да бар. Шул Аллага ышануым, Алладан куркуым мине хаталардан саклап калды дип уйлыйм. Юкса 90 елларда мафия, рекетлар чәчәк атканда тайгак юлга басарга, шикле компанияләргә кереп китәргә була иде. Физик яктан әзерлек бар иде бит. Тик Ходай саклады.
Физик яктан гына түгел, рухи яктан да әзерлек булган. Рух көче, максатчанлык һәм тырышлыгы белән ирешкән ул барысына да. Җырны белми җырламыйлар: “Бу тормышны авыр диләр, кем күтәреп караган?” Үзең көчле булсаң, сине тормыш үзе күтәрә. Һәм Радик Шахмаев моның тере мисалы.