Иҗади коллектив ялдан соң очрашкан беренче җыелышта сүз шушы хакта барды. Шулай ук БР мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина коллективны яңа җитәкчелек белән таныштырды. Конкурс үткәннән соң театрның директоры итеп Иршат Фәйзуллин тәгаенләнгән иде, баш режиссеры — Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Алтын битлек» лауреаты Айрат Әбүшахманов.
Театр юбилей иҗат мизгелен 5 сентябрьдә үзенең сәхнәсендә «Зөләйха күзләрен ача» спектакле белән ача. Сентябрьдән ноябрьгә кадәр Башкорт драма театры коллективы Казахстанда, Санкт-Петербургта, Грозныйда, Иркутскида, Ижауда, Ырымбурда, Ульяновскида үзенең спектакльләре белән чыгыш ясаячак. 27-28 октябрьдә театр Санкт-Петербургта Театр олимпиадасында катнаша.
Яңа мизгелнең тәүге премьерасы М. Кәримнең «Кыз урлау» комедиясе 8 октябрьгә билгеләнгән. Спектакль Башкортстанның халык шагыйре, язучы һәм драматург Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышлана. Сәхнә әсәренең режиссеры – Илсур Казакбаев. Ремонтка бәйле спектакльнең премьерасы Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының Зур залында булачак.
Бер гасырлык юбилеен да гафуричылар 4 декабрьдә Башкорт опера һәм балет театры сәхнәсендә каршылый. Юбилей кичәсе бүләкләүләр һәм театрлаштырылган тамаша белән рәсми чара буларак үтәчәк. Башкорт драма театрында капиталь ремонт башлану сәбәпле ике театр бу хакта сөйләшеп килешкән. Әйткәндәй, театрда фасад, зур һәм бәләкәй заллар, тамашачылар фойесы, яктылык һәм тавыш җайланмалары, утыргычлар яңартылачак.
Кадыйр Даян буенча Айрат Әбүшахманов сәхнәләштергән «Гөлбостан» спектакле премьерасының кайда күрсәтеләчәге турында мәсьәлә әлегә хәл ителмәгән. Аны көзнең соңгы аена планлаштыралар. Яңа елга театр ике спектакль куерга җыена, аларның берсе федераль грантка дәгъва итә.
Киләчәктә академия театры укучыларның өчен укулар, интермедияләр, импровизацияләр планлаштыра. Бу мәктәпләрнең биш көнлеккә күчүенә һәм Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның тематик шимбәләр оештырырга кушуына бәйле.