Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
8 август 2019, 11:01

Валентин Гафт инсульт кичергән

Актёрны реанимациягә алып киткәннәр.

Рен ТВ хәбәр итүенчә, Валентин Гафт инсульт белән дәваханәгә эләккән. Телеканал мәгълүматлары буенча, бер атна элек актёр үзен начар хис итә, аннан соң Валентин Иосифовичны реанимациягә госпитализациялиләр. Әле Гафтның хәле нормальләшкән, ул неврология бүлегендә ята.
В.Гафт 1935 елның 2 августында туган. «Убийство на улице Данте» кинофильмында аның дебюты була. Ә инде «Гараж», «Небеса обетованные», «О бедном гусаре замолвите слово…» нәфис фильмнарыннан соң ул зур танылу яулый. 1970 еллардан алып актёр “Современник” театрында хезмәт итә, шунда режиссер буларак та эшли. 1984 елда аңа РСФСРның халык артисты исеме бирелә.
Читайте нас: