Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
8 август 2019, 15:01

“Айгөл иле” - янә сәхнәдә!

Уфа «Нур» татар дәүләт театры 28нче иҗат мизгелендә беренче премьерага әзерләнә. Ул Мостай Кәримнең «Айгөл иле» пьесасы буенча куелган романтик драма булачак.

Уфа «Нур» татар дәүләт театры 28нче иҗат мизгелендә беренче премьерага әзерләнә. Ул Мостай Кәримнең «Айгөл иле» пьесасы буенча куелган романтик драма булачак. Бу сәхнә әсәре Башкортстанның халык шагыйре, драматург Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышлана.
«Айгөл иле» — совет чоры драматургиясенең иң чагу пьесаларының берсе. Әмма берничә дистә ел элек төп герой кабул иткән карарның дөреслегендә һичбер шик булмаса, хәзер исә аның ватанпәрвәрлеге күп бәхәсләр тудыра. Үлчәүнең бер ягында Туган ил, икенчесендә – газиз анасы бит! Бүген Айгөл нинди карарга килер иде икән? Уйлап тормый китер идеме? Әлбәттә, туган илгә карата сөю һәм хөрмәт бүген дә югалмаган, ләкин кешелек кыйммәтләре барыбер икенчерәк мәгънәгә ия. Пьесада күтәрелгән мәсьәләләр, һәр классик әсәрдәге кебек, мәңгелек һәм көнүзәкме? Спектакль бу сорауга җавап бирер.
Премьераның режиссеры – Зиннур Сөләйманов, рәссамы – Лилия Сөләйманова, композиторы – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ришат Сәгыйтов, костюмнар буенча рәссам – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наталья Степанова, хореограф – Башкортстанның атказанган артисты Рәмизә Мөхәмәтшина.
Төп рольдә – Айгөл Юнысова һәм Илгизә Муллабаева; Ричард ролендә – Илшат Салаватов һәм Азат Вәлиуллин; Зөлхәбирә – Башкортстанның атказанган артисты Дамира Сәетова һәм Ирина Ганиева; Пиккио – Эльмир Газизуллин һәм Эльмир Хайретдинов; Илдар – Марат Хәсәнов; Миләүшә – Рида Фәхрисламова һәм Эльвира Бигалиева; Йөзем – Башкортстанның халык артисты, Татарстанның атказанган артисты Рәсимә Гайфуллина; Миңлекәй – Башкортстанның халык артисты Фина Вәлиева һ.б.
“Айгөл иле”нең премьерасы сентябрь ахырында булыр дип көтелә.
Читайте нас: