Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
5 август 2019, 14:48

Мәдәният учреждениеләрендә яңа җитәкчеләр

Юлдаш Зиннур улы Ураксин Зәки-Вәлиди исемендәге Милли китапханә директоры итеп тәгаенләнде.

Юлдаш Зиннур улы моңа кадәр “Башкортстан” Дәүләт концерт залы директоры булып эшләде.
Башкортстанның дуслык йорты белән Илгиз Зәмфир улы Солтанморатов җитәкчелек итә. Илгиз Зәмфир улы БР Фәннәр Академиясе директорының урынбасары, республика халык иҗаты үзәге методисты булып эшләде.
Мостай Кәрим исемендәге яшьләр театрында директор – Рәфис Гәрәй улы Мөхәммәтҗанов.
Фәйзи Гаскәров исемендәге академия халык дәүләт бию ансамблен Алмаз Расих улы Сәетов җитәкли.
БР Мәдәният министрлыгы дәүләт учреждениеләренә җитәкчелеккә конкурс 1 һәм 2 августта үтте. Нәтиҗәләр шул конкурс буенча ясалды.
Читайте нас: