Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
27 июль 2019, 11:20

Музейлар керем китерәме?

Соңгы алты ел эчендә музейларга йөрүче кешеләр саны 150 миллионнан артып киткән.

Русиянең мәдәният министры Владимир Мединский президент Владимир Путинга алты ел эчендә музейларга йөрүче кешеләр саны 150 миллионнан артып китүе турында сөйләгән.
Владимир Путин исә соңгы елларда музейлар кеременең 2,5 тапкырга артуын уңай бәяләгән. Мәдәният министры белән очрашу вакытында шушы хакта сүз чыккач, Путин бу күрсәткеч турында “прилично” диде.
“Музейлар байлар һәм нобилитет өчен артефактлар, сәнгать әйберләрен саклаучы булудан туктагач, халык йөри торган урынга әверелде. Алар өч төп функцияне үти – саклау, өйрәнү һәм популярлаштыру”, - диде министр.
Мединский әйтүенчә, соңгы алты елда сатылган билетлар саны да икеләтә арткан. Федераль музейларда бу үсеш тагын да зуррак. “Соңгыларына бюджет тарафыннан ярдәмне арттырдык – хезмәт хакына да, яңа экспозицияләр булдыруга һәм ачуга да, - ди Мединский. – Бу еллар эчендә федераль музейларга бюджет инвестицияләре 70 процентка артты”.
Читайте нас: