Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
22 июль 2019, 14:28

Фотоконкурста катнаш һәм бүләк от!

Башкортстанны өзелеп яраткан һәркем бу конкурста катнашырга тиеш, минемчә!

Башкортстанның иҗтимагый палатасы республиканың 100 еллыгына багышланган фотобәйгегә чакыра. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Төп шарт – фотосурәт Башкортстан җирлегендә төшерелгән булырга тиеш. Бер автор һәр номинациягә караган (“Тарихи мирас”, “Яшел Башкортстан”, “Халык йөрәге”, “Яшәү энергиясе”) дүрт кенә фотосурәт җибәрә ала.
Иҗтимагый палатаның матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, фотолар цифрлы форматта тәкъдим ителергә тиеш. Компьютерда эшкәртү фотосурәтнең эчтәлегенә һәм тормышчанлыгына хилафлык китермәсен. Катнашучы анкетасын һәм фотосурәтләрне орг[email protected] адресына «Фотоконкурс» билгесе белән 1 июльдән 1 сентябрьгә кадәр җибәрә ала. Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: +7(347) 218-12-52.
Һәр номинациядә өч урын билгеләнәчәк. Җиңүчеләрне дипломнар һәм бүләкләр көтә.
Читайте нас: