Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
17 июль 2019, 23:34

Кол Гали Казанга кайтты!

Урта гасырларда Идел буе Болгарының күренекле әдибе булган Кол Гали скульптурасын ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка бүләк иттеләр.

Урта гасырларда Идел буе Болгарының күренекле әдибе булган Кол Гали скульптурасын ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка бүләк иттеләр.
Бу хакта Татарстанның Русиядәге Вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Скульптураны Александр Головачев эшләгән.
“Кол Гали” скульптурасын ясауга урта гасыр шагыйренең иҗаты этәргеч биргән. Скульптурада шагыйрь уйчан, үзенең танылган әсәре – “Кыйссаи Йосыф” белән илһамланган итеп сурәтләнгән.
Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, сын Казан музейларының берсендә урын алачак.
Читайте нас: