Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
9 июль 2019, 14:03

Җырчы Алсу ире белән аерылыша?

Соңгы арада якташыбыз Алсу Сафинаның ире белән мөнәсәбәтләре бозылу хакында имеш-мимешләр йөри башлады.

Соңгы арада якташыбыз Алсу Сафинаның ире белән мөнәсәбәтләре бозылу хакында имеш-мимешләр йөри башлады.
35 яшьлек җырчының Инстаграмда артык хисле язма урнаштыруы бу теманы куертып кына җибәргән.
Шулай ук Стархит язуынча, Алсуның шәхси аккаунтыннан ире белән төшкән фотолары да юкка чыккан.
Җырчының директоры әлеге хәлгә карата үз фикерен белдерүдән баш тартып, "Болар барысы да юк сүз!" дигән.
Алсу Сафина эшкуар Ян Абрамов белән 2006 елда кавышты. Аларның 3 баласы: 12 яшьлек Сафина, 10 яшьлек Микелла һәм 3 яшьлек Рафаэль үсеп килә. Ян Абрамовның җырчыга хыянәт итүе хакында хәбәрләр агымдагы елның март аенда барлыкка килде, дип яза “Туйлар.ру”.
Читайте нас: