Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
3 июль 2019, 13:26

Гаилә фестиваленә килегез!

Гаилә һәм тугрылык бәйрәменең төп чаралары Бөре шәһәрендә үтәчәк.

Быел 8 июльдә Гаилә һәм тугрылык бәйрәменең төп чаралары Бөре шәһәрендә үтәчәк. Башкортстанның күп милләтле, күп конфессияле календарендә Гаилә көне аерым урын алып тора.
Күркәм гаилә фестивале үтәчәк төп урын – Бөре шәһәрендә Свято-Троицк кафедраль соборы янында урнашкан Октябрь мәйданы. Барлык чаралар 8 июльдә 16.00 сәгатьтә башланачак. Собор территориясе тулысынча балалар карамагында булачак – мастер-класслар, уеннар, карусельләр, рәсем күргәзмәләре. Бөре халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар шәһәрнең кул эшләре осталары белән таныша, җәядән атып карый, милли кухня ризыкларын һәм эчемлекләрен тәмләп карый ала.
Гаилә бәйрәме үтәчәк сәхнәдә төбәк башлыгы Радий Хәбиров һәм аның тормыш иптәше Каринэ Хәбирова балалар тәрбияләүдә аеруча уңышларга ирешкән гаилә парларына дәүләт наградасын – “Родительская доблесть” медален тапшырачак. Шунда ук фестиваль кунаклары “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнүче парлар – озак еллар бергә күркәм гомер кичерүче гаиләләрнең, “Ел гаиләсе” Бөтенрусия конкурсында төбәк җиңүчеләренең шатлыгын уртаклаша ала.
Ял итәргә, күңел ачарга килгән кунаклар өчен республиканың иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Гаилә дуэтларының чыгышлары аеруча матур булыр дип көтелә. Бәйрәмдә иҗади гаилә пары Антон һәм Виктория Макарскихлар да чыгыш ясаячак.
Фестиваль ахырында Бөре күген бәйрәм салюты яктыртачак.
Читайте нас: