Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
28 июнь 2019, 15:05

“Хыял йорты” белән хушлаштылар

“Нур” театры егерме җиденче иҗат мизгелен премьера белән йомгаклады.

Яраткан театрыбыз егерме җиденче иҗат мизгелен премьера белән йомгаклады.

Республиканың мәдәни тормышында акрынлап җәйге тынлык урнаша килә. Театрлар бер – бер артлы чираттагы иҗади сезоннарын яба. Уфа “Нур” татар дәүләт театрында да егерме җиденче сезон белән хушлашу бик илһамлы, тантаналы узды. Нурлылар тамашачылар белән саубуллашуга бик җентекле әзерләнгән иде. Бу юлы яраткан театрыбыз безгә популяр драматург Илгиз Зәйниевнең “Хыял йорты” әсәрен сәхнәләштереп күрсәтте.

Премьера уңышлы үтте. Оста режиссер, Башкортстанның атказанган артисты Илдар Вәлиевның чираттагы эше дә безгә илһам, дәрт, яхшы кәеф бүләк итте.

Премьераның жанры — музыкаль комедия.

Спектакль үзәгендә беренче татар реалити-тамашасында катнашырга ризалык биргән кызлар. Кара урман, җимерелгән йорт һәм башка кыргый шартларга карамастан, алар тәүлегенә 24 сәгать видеокүзәтү астында яшәргә тиеш. Иркә шәһәр туташлары спартан шартларында яшәп, тормышка яраклашырга әзер кебек. Иң чыдамы, сынауларны җиңә алганы гына зур акчалар отарга тиеш була. Алар һәркайсы моңа өмет итә. Яшьлек үҗәтлелеге белән җиңүгә көчле омтылышны сурәтли алар. Шул рухта уенга кереп китәләр. Әмма маҗараларга һәм кызыклы вакыйгаларга тулы “Хыял йорты”нда көтелмәгән борылыш барлыкка килә.

Комедиядә танылган сәхнә осталары һәм яшь талантлы артистлар катнаша: Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Мөхәммәдиева, Рида Фәхрисламова, Вилдан Мисбахов, Айнур Баянов, Ләйсән Алтынбаева, Руслан Хисаметдинов, Эльмир Газизуллин, Риф Гобәйдуллин, Чулпан Раянова, Айгөл Юнысова, Илгизә Муллабаева, Вадим Хәйруллин, Фәнил Гайзетдиновлар уены төрле яшьтәге тамашачыга шул интонацияне тоярга ярдәм итте.

20 июнь кичендә, милли мәркәзебез булган театрыбызның зур сәхнәсендә, иҗат мизгелен тантаналы ябу өлеше дә узды. Премьерадан соң барлык “Нур”лы йөзләр сәхнәгә күтәрелде. Театрның директоры Илдар Хаҗиев, баш режиссер Байрас Ибраһимов төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне игълан итеп, бүләкләр тапшырдылар.

“Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә – Рәсимә Гайфуллина (“Ычкындырмыйк кияүне” спектаклендә Нәфигә роле өчен); “Иң яхшы ир-егет роле” – Марат Хәсәнов (“Һиҗрәт” спектаклендә Гайнетдин роле өчен); “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле” – ЛенарияХаҗиева (“Отышлы тормыш” спектаклендә Рауза роле өчен); “Икенче пландагы иң яхшы ир-егет роле” – Эльмир Газизуллин (“Һиҗрәт” спектаклендә Качкинский роле өчен); "Иң яхшы актерлар дуэты" - Рида Фәхрисламова һәм Айнур Баянов ("Хыял йорты" спектаклендә Гөлчәчәк һәм Нәфкать рольләре өчен); хореограф Рәмизә Мөхәммәтшина “Хыял йорты” спектаклендә хореографик куелыш өчен дипломга лаек булдылар.

Театрның тынгысыз эшчәнлеген ачыбрак биргәндә, бу премьера бик кыска вакыт аралыгында әзерләнгән уңышлы эш. “Нур” театрында бу сезонда аеруча җанлылык, зур эшчәнлек алып барылды. Бөек Тукаебызга һәйкәл ачу, шагыйрьнең туган көнен билгеләү, премьера арты премьералар, гастрольләр, Сәвия апа Сираевның 85 яше уңаеннан, Рәсимә Гайфуллинаның 55 яшьлек юбилейлары уңаеннан оештырылган зур кичәләр, башка мәдәни чаралар – боларның барысын да “Нур”лы йөзләр зур дәрт, тырышлык, һөнәри осталык белән җиңеп чыкты. Чынлап та, “Нур” театрында үз һөнәрләрен белеп сайлаган иҗади, бар яклап та сәләтле, эшчән, уңган, сабыр һәм тырыш актерлар, чәмле һәм иҗади рухлы коллектив эшли.

Киләсе егерме сигезенче иҗат сезонын да тулы составта, яңа уңышлар, яңа хыяллар, планнар белән каршы алып, шул рухта тулы залларга гөрләтеп эшләргә язсын, “Нур”лы йөзләргә!


“Кадерле тамашачылар! Сезгә матур җәйге көннәр, күтәренке кәеф, яхшы яллар һәм театрга бетмәс мәхәббәт телибез! Яңа очрашуларга кадәр!”

Ихтирам белән, нурчылар.


Читайте нас: