Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
26 июнь 2019, 14:04

Торатауга җыелабыз

29 июньдә Ишембай районында “Торатау җыены” республика бәйрәме үтәчәк.

29 июньдә Торатау итәгендә (Ишембай районы) “Торатау җыены” республика бәйрәме булачак. Чараның тантаналы ачышы көндезге сәгать дүрткә планлаштырылган.
Бу көнне тарихи тау итәгенә җыелучылар Башкортстан халыклары мәдәнияте һәм йолалары белән таныша алачак.
Бәйрәм программасына Сармат ханбикәсе Зәринә хакындагы тарихи вакыйгаларга нигезләнгән театрлаштырылган тамаша; декоратив-кул эшләре сату күргәзмәсе; бузачылар конкурсы; спорт ярышлары; милли уеннар; “Сармат алтынын эзләү” квесты; балалар өчен уеннар; “Ылак” “Мәргән укчы” чыгышлары һәм башка бик күп күңел ачу чаралары кертелгән.
Кичке җидедә “Toratau-party” non-stop концерты көтә. Анда “Аргымак”, “Бүреләр”, “Курайчы”, “Караван-сарай”, “Далан”, “Бәхетле” , “Дан” төркемнәре, RNT һәм МС Баш рэп башкаручылар, Халык инструментлары милли оркестры һ.б. чыгыш ясаячак. Шулай ук утлы лазер-шоу көтелә. Тамашачылар 90 елларда бик популяр булган һәм башкорт рок юнәлешенә этәргеч биргән “Дәрвиш-хан” рок-төркеменең тергезелүенә дә шаһит булачак.
Кичә яшьләр дискотекасы белән тәмамланачак.
Читайте нас: