Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
24 июнь 2019, 14:42

Без дә булдык Сибайда

Сибайның Ленин урамында оештырылган күргәзмәләр биредә яшәүчеләрне дә, килгән кунакларны да җәлеп итте. Без, "өметчеләр" дә, зур кызыксыну белән карап чыктык ул күргәзмәне.

Республиканың Сибай шәһәрендә үткән Бөтенрусия инвестицияләр сабантуе рәсми чараларга, түгәрәк өстәл һәм секцияләргә генә түгел, төрле күргәзмәләргә дә бай булды.
Сибайның Ленин урамында оештырылган күргәзмәләр биредә яшәүчеләрне дә, килгән кунакларны да җәлеп итте. Без, "өметчеләр" дә, зур кызыксыну белән карап чыктык ул күргәзмәне, бу якның сәләтле кешеләре белән таныштык, ихлас аралаштык. Мәсәлән, 64 яшьлек Зәкия Йосыпова милли бизәнгечләр эшләү белән мавыга. Зианчура районыннан килгән Зәлия Юлдашбаева "Зианчура шәле - йөзек кашы" девизы астында күпереп торган шәлләр тәкъдим итә. "Шәлләрем шулкадәр шәп, бәясе 3500-6000 сум. Шәлләрне Гыйлминур Ваһапова бәйли", - ди.
Милли уен коралларыбызның берсе - кубызлар тезелгән өстәл янында озаграк тоткарландык. Фуат Куҗәхмәтов 30 еллап инде кубыз ясавы турында сөйләде. Инвестсабантуй үткән мәйданны курай моңына чорнаучы Нургали Каекбирдин дә күңелебезгә бик ошады.
Бер сүз белән әйткәндә, инвестсабантуй чараларының җыр-моңнар, шундый үзенчәлекле күргәзмәләр белән үрелеп баруы бәйрәм кәефе өстәде.
Читайте нас: