Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
19 июнь 2019, 17:41

Ык буенда сабантуй гөрләде

Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе Татарстанда “Ык буе авылары” III сабантуенда катнашты.

Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе Татарстанда “Ык буе авылары” III сабантуенда катнашты. Ике республиканың Ык буенда урнашкан районнарын берләштергән халык бәйрәме Актаныш районында үтте. Рәсми чаралар вакытында Константин Толкачев Бишбүләк районы башлыгы Наил Гатауллин белән Такталачук авылындагы Тимер һәм Илдархан Мутиннарнның ыру зиратындагы мемориаль ташка чәчәкләр салдылар. “Республика барлыкка килүенең йөзъеллыгында башкорт автономиясенең чишмә башында торучыларны, бүгенге Башкортстанның сәяси һәм икътисади нигезенә таш салучыларның якты истәлегенә хөрмәт күрсәтү икеләтә актуаль, – диде Константин Толкачев. – Илдархан Мутин, башка якташларыбызның республика үсешенә салган зур өлешләре яшь буынга да яхшы билгеле булсын иде”. Тимер Мутин 1757 елда Гросс-Герсдорф шәһәре янында барган сугышта Пруссия короле Фридрих II каршы көрәшкән башкорт полкы командирларының берсе була. Соңыннан ул патшабикә Елизавета Петровнага башкорт халкы хокукларын яклау турында үтенеч биргән делегацияне җитәкли. Илдархан Мутин – Башкортстанга нигез салучыларның берсе. 1917 елда Башкорт үзәк шурасының алты әгъзасы составына керә. Шушы ук вакытта ул Кече Корылтай составына сайлана. 1919 елда Башкорт хөкүмәте Совет Русиясе белән килешү төзегәннән соң башта эчке эшләр халык комиссары, аннары социаль тәэмин итүдә, соңрак Мәскәүдә Башкортстан үзәк союзы һәм Башкортстан халык авыл хуҗалыгы идарәсе рәисе һәм вәкаләтле вәкиле була. Илдархан Мутинны кече ватаны Татарстаның Актаныш районында тирән хөрмәтлиләр. Актанышлылар Башкортстанның иҗтимагый оешмалары ярдәмендә күренекле якташларының якты истәлеге хөрмәтенә һәйкәл куйганнар. Элек Татарстанның Актаныш районы территориясе Уфа губерниясенең иң көнчыгыш уезды булып саналган Минзәлә уездына кергән була.
Читайте нас: