Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
18 июнь 2019, 13:07

Элвин Грей Каринэ Хәбированың тәнкыйтенә җавап бирде

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировның тормыш иптәше Каринэ Хәбирова социаль челтәрләрдә "Евразия йөрәге" фестивалендә Радик Юлъякшин калган артистларны хөрмәт итмәде дип язган иде.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировның тормыш иптәше Каринэ Хәбирова социаль челтәрләрдә "Евразия йөрәге" фестивалендә Радик Юлъякшин калган артистларны хөрмәт итмәде дип язган иде: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/m-d-ni-mokhit-/karine-kh-birova-elvin-greyny-t-nkyytl-de/

Берничә көннән соң Элвин Грей да социаль челтәрләр аша әлеге тәнкыйтькә җавап бирде. Аның әйтүенчә, җырлар саны оештыручылар белән алдан килешенгән. Ул һәм аның командасы контракт шартларын үтәгән. Җырчы чыгышын 21.30 сәгатьтә башлый дип хәл ителгән булган, әмма программа сузылган һәм ул сәхнәгә сәгать ярымга соңга калып чыккан.

Ә калган артистларның вакытын кыскартуымны концерттан соң гына белдем дип яза Радик. “Әгәр минем чыгышымның таймингтан 13 минутка артып китүе халыкка хөрмәт күрсәтмәү дип кабул ителсә, тамашачылардан гафу итүләрен сорыйм”, – дигән ул.

“Пицца” төркеменең ярты программасын кисү карары бик сәер, дип исәпли Элвин Грей, чөнки төркем солисты Сергей Приказчиков чыгышының икенче яртысына төп хитларын әзерләгән булган.
Читайте нас: