Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
16 июнь 2019, 15:33

Каринэ Хәбирова Элвин Грейны тәнкыйтьләде

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировның тормыш иптәше Каринэ Хәбирова социаль челтәрләрдә "Евразия йөрәге" фестиваленә карата үз фикерен белдерде.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировның тормыш иптәше Каринэ Хәбирова социаль челтәрләрдә "Евразия йөрәге" фестиваленә карата үз фикерен белдерде.
"...искиткеч салют, яхшы концерт, бәйрәм кәефе булды. Кызганычка каршы, бер нәрсә генә күңелне кырды - Радик Юлъякшинның башка артистларны да, шулай ук калган артистларны да тыңларга һәм фейерверк карарга килгән тамашачыларны да хөрмәт итмәве" дип язган Каринэ Хәбирова.
Пост ахырында ул оештыручыларга, алып баручыларга һәм волонтерларга, фестиваль кунакларына һәм тамашачыларга рәхмәтен җиткергән.
Читайте нас: