Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
15 июнь 2019, 13:11

Алсу – Башкортстанның халык артисты

Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров “Пицца” төркеме җырчысы Сергей Приказчиковка һәм “Аргымак” төркеме солисты Ринат Рамазановка – “Башкортстанның атказанган артисты”, ә Алсуга “Башкортстанның халык артисты” дигән мактаулы исем бирү турындагы указын имзалады.

Бу хакта алып баручылар “Евразия йөрәге” халыкара фестиваленең өченче көнендә узган “Алга, Башкортстан!” концерты сәхнәсеннән игълан итте. Әлеге концерт республиканың 100 еллыгына багышланган иде. Анда шулай ук Элвин Грей, Анжелика Якусева, Софья Бугера, “Голос” шоу проектының финалисты Рушана Вәлиева һәм башкалар катнашты. Уфалылар шулай ук Линар Дәүләтбаев җитәкчелегендәге халык инструментлары милли оркестры белән берлектә Роберт Юлдашев җитәкчелегендәге “Курайчы” төркеменең чыгышын тамаша кылды.
Бүген фестиваль зур гала-концерт белән тәмамланачак.
“Евразия йөрәге” фестивале 2013 елда симфоник төннән башланып киткән иде. Анда 10 мең кеше катнашкан. Ә узган елда фестивальдә катнашучылар саны 130 меңгә җиткән.
Читайте нас: