Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
13 июнь 2019, 15:51

Хәбиров автобус бүләк иткән

Башкортстан Башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров шәһәр көне бәйрәмендә “Мирас” җыр һәм бию ансамбленә Уфа мэриясе исеменнән 9,5 миллионлык автобус бүләк итте.

Башкортстан Башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров шәһәр көне бәйрәмендә “Мирас” җыр һәм бию ансамбленә Уфа мэриясе исеменнән 9,5 миллионлык автобус бүләк итте. Радий Хәбиров коллективка уңышлар теләде һәм ансамбль киләчәктә дә үз тамашачыларын матур биюләре белән сөендерер дигән өметен белдерде.
“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, шундый көтелмәгән бүләк өчен Уфа хакимиятенә бөтен коллектив рәхмәтле.
“Хәзер без Башкортстан буйлап уңайлы шартларда гастрольләрдә йөри алабыз. Элек без автобусны арендага алырга мәҗбүр идек, хәзер үзебезнеке бар. Мондый бүләкне шәһәр көнендә алу куандыра”, - дигән ансамбльнең директоры Байрас Ишбердин.
1992 елда оешкан ансамбль репертуарында бүгенге көндә 200 артык вокаль-хореография номерлары исәпләнә. Ел саен ансамбль бөтен дөнья буенча фольклор бәйрәмнәрендә һәм фестивальләрендә катнаша.
Читайте нас: