Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
10 июнь 2019, 16:35

Надежда Бабкина белән җырлап...

Бүген Башкортстанда Надежда Бабкинаның “Русия җырлары” фестиваль-марафоны башланды.

Бүген Башкортстанда Надежда Бабкинаның “Русия җырлары” фестиваль-марафоны башланды. Әлеге бәйрәм уңаеннан Мәскәү һәм Русия төбәкләреннән Башкортстанга 120 кеше килгән. Фестиваль Благовещенда старт алды. Иртәгә ул Бөре шәһәренә күчә. 12 июнь көнне Уфа амфитеатрында “Этнотөн”дә чыгыш ясаячак. Ә, гомумән, марафон Бөре, Бәләбәй, Салават, Мәләвез, Стәрлетамак, Белорецк һәми Сибай шәһәрләрендә узганнан соң, 19 июньдә Учалыда тәмамланачак. Русиянең төрле төбәкләреннән җыелган профессиональ коллективларга һәм башкаручыларга урындагы үзешчәннәр дә кушылачак.Фестиваль кысаларында 12 һәм 16 июньдә Уфада һәм Стәрлетамакта Надежда Бабкина мастер-класслар үткәрәчәк.
Читайте нас: