Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
10 июнь 2019, 15:36

“Евразия йөрәге” – Уфада!

Бу атна башкала халкы өчен бәйрәм чараларына үтә дә бай булачак. Шулар арасында иң күләмлесе – “Евразия йөрәге” IV халыкара мәдәният һәм сәнгать фестивале.

Бу атна башкала халкы өчен бәйрәм чараларына үтә дә бай булачак. Шулар арасында иң күләмлесе – “Евразия йөрәге” IV халыкара мәдәният һәм сәнгать фестивале. Ул башкалада 12-15 июньнәрдә үтә. БР мәдәният министры Әминә Шафикова сүзләренә караганда, бәйрәм чаралары көн саен салют белән тәмамланачак.
Фестиваль Милли киемнәр бәйрәменнән башлана. Былтыр әлеге чагу чарада 1200гә якын кеше катнашкан булган. Хәтта Ырынбур һәм Курган өлкәләреннән дә килгәннәр. Милли киемнәрдә әйләнгән хоровод Русия рекордлар китабына кертелгән. Быел да Пермь өлкәсе һәм Ханты-Манси автоном округыннан катнашырга теләк белдерүчеләр бар. Уфадан 600 кеше гариза биргән. Чарада иҗади коллективлар гына түгел, теләгән һәр кеше гаиләсе белән килеп катнаша ала. Бер генә шарт - милли киемнәрдә булу мотлак. Җыелу урыны - Башкорт дәүләт академия драма театры янында. Теркәлү 18.00 сәгатьтә башлана.
13 июньдә башкаланы сихри моңлы төн көтә. Анда ике коллектив – Яшьләр симфоник оркестры һәм БР милли симфоник оркесты чыгыш ясый. Шулай ук Аскар Абдразаков, бертуган Ольга һәм Елена Терентьевалар катнашачак.
14 июньдә республиканың 100 еллыгына багышланган “Алга, Башкортстан!” дип исемләнгән концерт үтәчәк. Күренекле җырчылар һәм иҗади коллективларның чыгышларыннан тыш, тамашачыларны курайчылар таң калдырмакчы. Кичәнең төп өлеше Курайфестка биреләчәк. Бу көнне башкалада төрле район һәм шәһәрләрдән җыелган 500 курайчыны бергә тупларга ниятлиләр.
15 июньдә фестиваль зур гала-концерт белән тәмамлана. Азат Шахмөхәммәтов җитәкчелегендәге Русиянең үрнәкле-күрсәтмә хәрби оркестры киләчәк.
“Евразия йөрәге” фестивале 2013 елда бер симфоник төннән башланып киткән иде. Анда 10 мең кеше катнашкан булган. Ә узган елда фестивальдә катнашучылар саны 130 меңгә җиткән. Туры эфирдан 200 мең чамасы кеше караган. Үткән ел белән чагыштырганда быел һава торышы яхшы булыр дип өметләнә оештыручылар. Ә инде теге яки бу сәбәп белән катнаша алмаучылар өчен туры трансляция булачак. Бәйрәмне БСТдан һәм фестивальден рәсми сайтыннан карарга мөмкин булачак.
Читайте нас: