Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
10 июнь 2019, 16:42

“Бердәмлек” дәвам итә

Башкортстанда “Бердәмлек” халыкара милли мәдәният фестивале дәвам итә. Кичә аның кунаклары Благовар районында сабантуй бәйрәмендә катнашып, гореф-гадәтләребез белән якыннан танышты.

Башкортстанда “Бердәмлек” халыкара милли мәдәният фестивале дәвам итә. Кичә аның кунаклары Благовар районында сабантуй бәйрәмендә катнашып, гореф-гадәтләребез белән якыннан танышты. Чараның кунакларын һәм иҗади коллективларны БР мәдәният министрлыгы исеменнән фестивальнең директоры Артур Алибаев һәм CIOFF® президенты Филипп Боссан сәламләде. Катнашучылар тантаналы рәвештә мәйдан буйлап үттеләр. Бай программа кунакларга көн дәвамында татар, урыс, башкорт, украин, немец милли ихаталарын карап, милли киемнәр, музыка уен кораллары белән таныштылар, милли ризыклардан авыз итәргә мөмкинлек бирде.
Бүген кунаклар Иглин районында этнокөндә катнашып, Башкортстан мәдәнияте белән якыннан таныша.
Фестиваль тарихында беренче тапкыр Уфаның Шәһәр мәдәният сараенда балалар йортлары, социаль приютларда тәрбияләнүчеләр һәм мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен хәйрия концерты оештырыла.
Чараның кульминацион ноктасы 12 июньдә Русия көне һәм Шәһәр көне кысаларында Ленин мәйданында үтәчәк.
Читайте нас: