Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
8 июнь 2019, 17:58

Фестиваль башланды

Бүген Башкортстанда “Бердәмлек” халыкара милли мәдәният фестивале башланып китте.

Бүген Башкортстанда “Бердәмлек” халыкара милли мәдәният фестивале башланып китте. 8-12 июньдә үтәчәк әлеге күләмле чара РФ Мәдәният министрлыгы, Русиянең В.Д. Поленов исемендәге халыклар иҗаты йорты, БР мәдәният министрлыгы, республика халыклар иҗаты үзәге шәһәр һәм, муниципаль район хакимиятләре тарафыннан оештырыла.
Русиянең алты халыкара фестиваленең берсе булган әлеге чагу һәм иҗади проект фольклор фестивальләре һәм гадәти сәнгатьләр оешмаларының халыкара советы (CIOFF) эгидасы астында үтә.
Фестиваль барышында республикага фольклориада буенча CIOFF комитеты әгъзалары килә. 2020 елда үтәчәк VI бөтендөнья фольклориадасы алдыннан Башкортстанда “Бердәмлек” фестивален үткәрү комитет әгъзаларына республиканың инфраструктура потенциалын бәһаларга гына түгел, халкыбызның бай милли йолалары белән дә якыннанрак танышырга мөмкинлек бирәчәк.
Быел халыкара фестиваль делегатларын Әлшәй белән Благовар районнары һәм Уфа шәһәре кабул итәчәк. Башкортстанлылар Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Македония, Сенегал, Шри-Ланка, Чили, Көньяк Кореядән килгән иҗади коллективлар чыгышын тамаша кылачак.
Программада кунаклар өчен экскурсияләр, этноихаталар һәм күргәзмәләр карау, хакимият башлыклары белән очрашу, шәһәр һәм районнарның урамнарыннан тантаналы йөрешләр каралган. Шулай ук театрлаштылырган тамашалар, кул эшләре күргәзмәләре, танышу кичәләре, кунаклар тарафыннан оештырылган концертлар булачак. Чит ил кунаклары районнарда сабантуйларда да катнашачак.
Читайте нас: