Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
20 Май 2019, 12:09

Лазарев өченче тапкыр “Евровидение”гә барырга җыенмый

Тель-Авивта үткән “Евровидение-2019” халыкара җыр бәйгесендә Нидерландиядән килгән җырчы Дункан Лоуренс җиңеп чыкты.

Тель-Авивта үткән “Евровидение-2019” халыкара җыр бәйгесендә Нидерландиядән килгән җырчы Дункан Лоуренс җиңеп чыкты. Ә Русия җырчысы Сергей Лазарев, 369 балл җыеп, 3 урын алды. Җиденче, күп дигәндә бишенче урын алыр дип юрап торганда бу – аның өчен яхшы нәтиҗә. Җырчы үзе дә канәгать.
“Минем өчен яхшы чыгыш ясау бик мөһим иде. Әлбәттә, мин 3нче урыннан да түбәнрәк нәтиҗә күрсәтергә теләмәдем. Хәвеф зур иде, ни дисәң дә, конкурска кабат килүчеләрне соңгы вакытта бик өнәмиләр. Мин канәгать һәм бәхетле: теге чактагы конкурс нәтиҗәсеннән түбәнрәк төшмәдем. Филипп Киркоров әйткәнчә, тотрыклылык – профессиональлек билгесе”, – дигән җырчы.
Лазарев өченче тапкыр “Евровидение”гә барырга җыенмый. “Ялкытасым килми. Эшли алганымны эшләдем, күрсәттем. Ә кемгәдер нидер исбатларга авыр һәм кирәкмидер дә”, – ди ул.
Хәер, артист халкын кем белә инде...
Читайте нас: