Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
20 Май 2019, 12:40

Курай бәйрәменең төп бүләге – автомобиль Сибайга китте

18-19 майда Октябрьский шәһәре моңга күмелде. Анда "Мәдәният" милли проекты кысаларында Башкортстанның 100 еллыгына багышланган Г.Сөләйманов исемендәге республика курай бәйрәме үтте.

18-19 майда Октябрьский шәһәре моңга күмелде. Анда "Мәдәният" милли проект кысаларында Башкортстанның 100 еллыгына багышланган Г.Сөләйманов исемендәге республика курай бәйрәме үтте.

19нчы тапкыр оештырылган чарада катнашырга теләк белдереп, республиканың 10 шәһәреннән һәм 19 районыннан 324 кеше килде. Шулай ук Чиләбе һәм Курган өлкәләреннән дә курайчылар бар иде.

Аерым чыгыш ясаучылар арасында бәйге өч яшь категориясендә ике турда үтте. Алар ике әсәр (озын көй һәм кыска ягъни бию яки марш көе) башкарды. Репертуарны катнашучылар үзләре сайлады. Ә курай классы буенча урта һәм югары махсус белем хакында дипломы булган 16 яшьтән өлкәннәр озын көйне билет буенча сайларга тиеш иде.

Курайчылар ансамбльләре арасында бәйге бер генә турда ике яшь категориясендә узды.

Әлбәттә, Курай бәйрәменең иң күңелле һәм күркәм өлеше финалистлар һәм җиңүчеләр катнашлыгында үткән зур гала-концерт булды. Октябрьский музыка колледжы залында үткән җиңүчеләрне бүләкләү кичәсендә Башкортстан министры Әминә Шафикова да бар иде. Ул барлык катнашучыларга да рәхмәтен җиткереп: “Ничек кенә булмасын, сез барыгыз да җиңүчеләр!” – диде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча төп бүләк – автомобиль – Сибайдан килгән Шамил Кусямишевка тапшырылды.

Шулай ук җиңүчеләр арасында “16 яшькә кадәргеләр ансамбле” категориясендә Благовещен шәһәре курайчылар ансамбле “Аманат”; “16 яшьтән өлкәнрәкләр ансамбле” категориясендә Белорет курайчылары; “12 яшькә кадәр солистлар” арасында җиңүче Хәким Гыйльманов (Уфа); “12дән алып 16яшькә кадәр солистлар” категориясендә җиңүче Радмир Гомәров (Туймазы шәһәре); “16 яшьтән өлкәнрәк солистлар” категориясендә Айрат Карасов (Уфа) һәм Динар Абдуллин (Стәрлетамак) бар иде.

Курай бәйрәме “ Русия Федерациясе халыкларының рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләре нигезендә гражданлык тәңгәллеген ныгытучы иҗади проектларга булышлык итү” чараларын тормышка ашыру кысаларында “Башкортстан курайчылар берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылды.



Читайте нас: