Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
20 Май 2019, 18:33

Хыял йорты

27 театраль сезонын тәмамлау уңаеннан, Уфа “Нур” татар дәүләт театры тамашачыларга матур бүләк – премьера әзерли.

27 театраль сезонын тәмамлау уңаеннан, Уфа “Нур” татар дәүләт театры тамашачыларга матур бүләк – премьера әзерли. Бу юлы театр популяр драматург Илгиз Зәйниевнең “Хыял йорты” әсәренә мөрәҗәгать итте. Спектакльне режиссер, Башкортстанның атказанган артисты Илдар Вәлиев сәхнәләштерә. Режиссер белән берлектә инде күптән оешкан иҗади төркем: композитор, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Урал Иделбаев, Башкортстанның атказанган рәссамы Нурия Габидуллина, хореограф, Башкортстанның атказанган артисткасы Рәмизә Мөхәммәтшина эшли. Премьераның жанры – музыкаль комедия.
Спектакль үзәгендә беренче татар реалити-тамашасында катнашырга ризалык биргән кызлар. Кара урман, җимерелгән йорт һәм башка кыргый шартларга карамастан, алар тәүлегенә 24 сәгать видеокүзәтү астында яшәргә тиеш. Маҗараларга һәм кызыклы вакыйгаларга тулы “Хыял йорты”нда көтелмәгән борылыш барлыкка килә.
Комедиядә танылган сәхнә осталары һәм яшь талантлы артистлар катнаша: Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Мөхәммәдиева, Рида Фәхрисламова, Вилдан Мисбахов, Айнур Баянов, Ләйсән Алтынбаева, Руслан Хисәметдинов, Эльмир Газизуллин, Риф Гобәйдуллин, Чулпан Раянова, Айгөл Юнысова, Илгизә Муллабаева, Вадим Хәйруллин.
Премьера 19, 20 июньгә билгеләнгән. Шулай ук 20 июнь көнне “Нур” театрының 27 иҗат мизгеленең ябылу тантанасы узачак. Килми калмагыз!
Читайте нас: