Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
20 Май 2019, 12:27

Бүген яшик

Күптән түгел шагыйрә, бик күп популяр җырлар авторы –Салават Фәтхетдинов башкаруындагы “Карлы буран”, Хәния Фәрхи репертуарында “Янмамын утларыңда, туңмамын бозларыңда”, Айдар Галимов – “Тукта, китмә”, “Синең өчен”, Гүзәл Уразова – “Сабырлыкның төбе сары алтын”, Газим Ильясов – “Бәхетлеме диеп сорама син”, Руслан Тимерланов белән Динара Йосыпова башкаруында “Нургале”, Руслан Зөлкәрнәев “Сезнең өчен”, Фидан Гафаров репертуарында “Дусларыма” җырларының авторы Светлана Шәрипова үзенең 45 яшен билгеләде. Безнең очрашуыбыз аның мәш килеп ”Бүген яшик” дип аталган иҗат кичәсенә әзерләнеп йөргән чагына туры килде.

Күптән түгел шагыйрә, бик күп популяр җырлар авторы –Салават Фәтхетдинов башкаруындагы “Карлы буран”, Хәния Фәрхи репертуарында “Янмамын утларыңда, туңмамын бозларыңда”, Айдар Галимов – “Тукта, китмә”, “Синең өчен”, Гүзәл Уразова – “Сабырлыкның төбе сары алтын”, Газим Ильясов – “Бәхетлеме диеп сорама син”, Руслан Тимерланов белән Динара Йосыпова башкаруында “Нургале”, Руслан Зөлкәрнәев “Сезнең өчен”, Фидан Гафаров репертуарында “Дусларыма” җырларының авторы Светлана Шәрипова үзенең 45 яшен билгеләде. Безнең очрашуыбыз аның мәш килеп ”Бүген яшик” дип аталган иҗат кичәсенә әзерләнеп йөргән чагына туры килде.

–Иҗат кичәмне Уфа шәһәренең балалар филармониясендә үткәрәм, минем җырларны башкаручылар, дусларым киләчәк. – Интернациональ кичә булачак, Марий-Элдан да кунаклар көтәм... Мин Аскын районының Әмир авылында туып-үстем. Әткәй чыгышы белән Тәтешле районыннан, Тәтешле районы – үзе бер илһам чыганагы. Алар ягыннан барсы да гармунда уйныйлар, җырлыйлар. Әниемнең әнисе исә шигырьләр яза иде. Икесе яклап та сәләт күчкәндер инде миңа: мин дә шигырьләр язам. Күп кенә шигырьләремә көйләр язылып, алар җырга әйләнде.

Гаиләдә өч бала үстек. Без әти-әни мәхәббәтенә коенып кына, сөелеп, яратылып үстек. Әмма безгә карата таләпчәнлек тә көчле булды. Гаиләдә әдәп, әхлак кысаларын саклау игътибар үзәгенә куелган иде. Миңа 11 яшь иде, әткәй белән әнкәйдән Уфага укырга җибәрүләрен үтенеп сорый башладым. Мәктәп күрше авылда иде, асфальт юк. Көзге пычракларда, кышкы суыкларда бик җәфаланып укырга йөрүләр истә калды...

Әткәй: “Балам, соңыннан мине бәләкәйдән Уфага итеп куйдылар дип үпкәләп йөрмәссеңме соң?” – дип сорады. Минем Уфада укыйсым килү теләгенә каршы килмичә, Рәми Гарипов исемендәге гимназиягә укырга барырга рөхсәт бирделәр. Анда укырга керү бик җиңел түгел, имтиханнар белән алалар иде. Бөтен фәннәрдән дә бишле булгач, имтихансыз кабул иттеләр. Анда укыган елларымның истәлеген кадерләп саклыйм һәм бик горурланам Интернат тормышында мин чын дуслык кадерен белергә өйрәндем. “Гариповчылар” һаман да җыелышып, бәйрәмнәрдә очрашып торабыз. Безнең балалар бергә аралашып үсәләр. Укып беткәнгә 30 елга якын вакыт үтсә дә без һаман бертуганнар кебек, чөнки без укыган вакытта бергә тиргәлдек, бергә макталдык, бер режимда яшәдек.

Мин геолог булырга хыяллана идем, журналистика да ошый иде, “Башкортстан пионеры” гәзитенә языштым, Яшь хәбәрче, 9-10 сыйныфларда укыганда телевидениедә “Яшьтәш” тапшыруын алып баручы булдым.

Ул вакытта һинд фильмнары культы иде бит. “Танцуй, танцуй”ны гына 19 тапкыр карадым. Шуңа минем актриса буласым килде. Конкурс зур булуына карамастан, бер авырлыксыз сәнгать институтына укырга кердем. Аны тәмамлагач “Нур” татар дәүләт театрында актриса булып эшләдем. Ул вакытта улым мәктәп яшенә җитеп килә иде. Дөресен генә әйткәндә, мин аның үскәнен күрми дә калганмын. Мин шуның өчен гаилә, балаларны сайладым, улымның дусты, терәге буласым килде. Театрдан китү тормышыма бик күп үзгәрешләр кертте. Тормыш иптәшем гомере буе сәхнәне яратты. Бүгенге көндә “Мир звезд” продюсерлык үзәгебез бар. Продюсерлык үзәгенең төп эшчәнлеге – концертлар оештыру, дисклар чыгару. Моңа кадәр билгеле булмаган исемнәрне, яшь йолдызларны чыгаруга үз өлешебезне кертергә тырышабыз. Илсөя Бәдретдинова, Ринат Рахматуллин, Вадим Захаровның исемен Башкортстан тамашачысына без ачтык. Стәрлетамак егете Глеб Радов Алла Пугачеваның “Фактор А” тапшыруына барыр алдыннан Стас Михайловның “Без тебя” дигән җыры ошый дигәч, шул җырны татарчага тәрҗемә итеп бирдем. Жюри әгъзаларын ул шаккатырды, бик ошаттылар, хәтта жюрида утырган Алла Пугачева да Глеб артыннан “Тик синсез” дип кычкырып җырлап утырды...

Буа сатира һәм юмор театры белән уңышлы эшләп киләбез, Удмуртиянең Глазов шәһәреннән “Парафраз” театрын алып килдек.

– Сез күп җырчылар белән эшлисез, аларга җырлар язасыз. Бүгенге эстраданың торышы белән канәгатьсезме?

–Минем карашка, эстрада эстетикага саекты. Яшьләр Европага тиңләшергә тырыша. Концертның җаны юк. Музыканы акыртып куялар. Сәхнәдә татар кызы татар кызы булып калырга тиеш дип уйлыйм. Безнең халыкка хас әдәп, әхлак сакланып калырга тиеш. Аларның бүген төшкән фотоларын балалары, оныклары карар, менә шул чакта очсызлы, вульгар булып күренмәс өчен киемеңә, үзеңне тотышыңа бүген җитди игътибар итәргә кирәк. Сәхнәдә матурлык, зәвык булырга тиеш .

– Татар-башкорт эстрадасына рус эстрадасының, йогынтысы зурдыр инде...

–Безгә Русия шоу-бизнесы белән ярышырга кирәкми. Безгә үзебезнең мелизмны, мәдәниятне саклап калырга кирәк.

– Ә җыр язуы авырмы?

–Төрлечә. Көен бирсәләр, атна буе машинамда шуны тыңлап, көйләп йөргән чакларым бар. Кайчагында көйне ишетү белән дә языла. Ләкин мин әзер музыкага җыр язуны хупламыйм, шигырь үзе туарга тиеш, аннан гына композиторларны көй язарга этәрергә тиеш. Минем бөтен җирдә иҗади халәт: машинада да каләм белән кәгазьләр, чөнки шигырь туган вакытта язып өлгермәсәң, ул онытыла. Татар халкының “җырның ертыгы булмый” дигән әйтеме бар. Кайбер җырлар гаилә мәҗлесендә яки дус-ишләр җыелган өстәл янында җырлашып утыру өчен. Ә бар зәвыклы тамашачы өчен. Юкка гына Гомәр ага Бәширов “Җидегән чишмә” дигән җырның сүзләрен язгач, Сара апа Садыйковадан аның көен өч мәртәбә яздыртмаган. Нәкъ менә шулай ул үзе язган җырның үз күңеленә дә, халкы күңеленә дә хуш килүенә ирешкән. Гомумән, җырның исәбе дә, исеме дә мөһим түгел, ә җисеме кирәк дип уйлыйм. Начар җыр язып, аны сәхнәдән яңгыратуны мин тамашачыларны хөрмәт итмәү, артистның үзенең зәвыгы, эчке мәдәнияте булмау дип уйлыйм. Җыр мәгънәсез сүз боткасы булырга тиеш түгел, ә, киресенчә, тыңлаучының күңелен сүзләренең мәгънәсе белән дә, көе белән дә тибрәндерергә, уйландырырга тиештер. Соңгы елларда барлыкка килгән күпчелек җырлар, аларга булган таләпләргә тәңгәл түгел, үкенечкә каршы.

– Сез үзегез язган кайсы җырыгызны яратасыз?

–Җыр ул бала кебек, һәрберсе кадерле. Мин аларның озак яшәвен телим. Мәсәлән, Лилиана Газизова башкаруындагы “Каен җиләк пешкән” җырым (Зарема Әюпова көе) хәтта Лондонда яңгырады. Мөдәрис Газетдинов белән “Әссәламәгаләйкүм” дигән җыр яздык. Ул җырны кем генә җырламый хәзер? Сәхнәгә яңа аяк баскан яшь артистлар да, үзешчән коллективлар да үз репертуарларына керткәннәр. Халык җырына әйләнеп бара дисәм, дөреслеккә хилафлык китермәм. Минем өчен бу бик сөенечле хәл.

Минем иҗатым белән кызыксынган тамашачыларны 28 майда балалар филармо-ниясенә “Яшик бүген” исемле концертымда көтеп калам.

Кичәгесе көн нинди генә матур, нинди генә авыр булмасын, ул үтте. Аны кайтарып, хаталарны төзәтеп, эшләнмәгән эшләрне эшләп булмый. Иртәгәсе көн әле тумаган. Без хыялланабыз, планнар корабыз. Әмма Аллаһы Тәгаләнең безгә карата үз планнары. Без аны белмибез. Шуңа күрә Аллаһы Тәгаләнең иң зур бүләге – ул бүгенге көн, без бүген яшәргә тиеш.

Читайте нас: