Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
16 Май 2019, 18:36

Эх, совет кинолары!..

Совет чорының балачак фильмнары... Маҗараларга, уен-көлкегә, җыр-моңга бай иде алар. Һәр җәйге каникул якынлашканда ерак туганнарыбыз кунакка килгәндәй сөенеп көтеп ала идек яшьтәш герой-персонажларны.

Совет чорының балачак фильмнары... Маҗараларга, уен-көлкегә, җыр-моңга бай иде алар. Һәр җәйге каникул якынлашканда ерак туганнарыбыз кунакка килгәндәй сөенеп көтеп ала идек яшьтәш герой-персонажларны. Күптән күргән юк. Кайларда икән алар хәзер? Нинди икән? Беләсегез киләме? Әйдәгез кунакка!

“Приключения Петрова и Васечкина”

Маша Старцева. XVIII гасырның беренче яртысында рус мәдәнияте белән кызыксына. Китаплар яза, лекцияләр укый.

Вася Петров озак вакыт эшкуарлык белән шөгыльләнергә тырыша. Аннан “Киноостров” мәктәбендә балалар укыта башлый.

Петя Васечкин хореограф-бию куючы булып эшли. Берникадәр вакыт “Танцы” шоуында алып баручы була.

“Кортик”

Яшь детектив Миша Поляков җинаять юлына баса... Урлашулар һәм корал саклау өчен хөкем ителә. 90 елларда үз фатирында киллер тарафыннан үтерелә.

Генка Петров. Театр училищесына укырга керә алмый. Армиядә хезмәт иткәннән соң күп еллар водитель-экспедитор булып эшли.

“Добро пожаловать, или Посторонним вход воспрещен”

Костя Инночкин самбо буенча спорт мастеры булган. 2011 елда йөрәк өянәгеннән үлгән.

Сөкә (сачок) тоткан малай. Исеме дә булмаса да, төп геройларның берсен уйнаган малай үскәч, күптөрле эштә эшләп карый. Әмма эчү белән мавыгу аркасында иртә якты дөнья белән хушлаша.


Вася Петров

Генка Петров


Костя Инночкин


Сачок тоткан малай


Маша Старцева


Миша Поляков


Петя Васечкин









Читайте нас: