Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
3 Май 2019, 21:31

Элвин Грей Сибайга "артистлар десанты"н алып килде

Сибай халкы быелгы Беренче май көнен бик озакка хәтерендә калдырачак.

Сибай халкы быелгы Беренче май көнен бик озакка хәтерендә калдырачак. Чөнки бу көнне шәһәрнең үзәк мәйданында сигез сәгатькә якын бик зур концерт булды. Башкорт һәм татар эстрадасы йолдызлары чыгышын карарга күрше-тирә районнардан гына түгел, ә Чиләбе өлкәсеннән килүчеләр дә шактый иде. Бу кадәр артистлардан торган бушлай концертны тагын кайчан һәм кайда карый алырсың, диештеләр чарага килүчеләр. Ә шоуны Elvin Grey исеме белән билгеле җырчы Радик Юлъякшин оештырды.
Моңа кадәр ул экологик хәвеф янаган Сибай халкына ярдәм йөзеннән концерт оештырачагы турында видеомөрәҗәгать язган иде. “Җиңел булмаган хәлегездә сезгә эш белән ярдәм итәсем килә. 1 майда шәһәр мәйданында зур концерт үткәрәчәкбез”, – диде ул. Ә артистларга тәгаенләп: “Без Сибайга барабыз! Кем безнең белән?” – дип, чараның коммерция нигезендә үтмәвен дә хәбәр итте. Аның тәкъдимен күп коллегалары күтәреп алды. Шуңа да бу көнне чыгыш ясаучылар арасында яшь башкаручылар да, исемнәре билгеле булган тәҗрибәле артистлар да күп булды. Моннан тыш, Татарстаннан да вокалистлар килгән иде.
Сибай халкы шәһәргә килеп төшкән “артистлар десанты”ның җыр-моңнарына кушылып җырлады, дәртләнеп биеде. Бу вакытта мәйданның бер як читендә бәйрәм ярминкәсе гөрләде. Анда урында җитештерелгән продукция тәкъдим ителде.
Читайте нас: