Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
18 апрель 2019, 15:49

Тукай хәтере күңелләрдә

Бүген иртән Уфа «Нур» татар дәүләт театры каршында бөек татар язучысы, шагыйрь, тәнкыйтьче һәм тәрҗемәче Габдулла Тукайга һәйкәл ачу тантанасы узды. Чарада Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар катнашты.

“Һәйкәл ачу – ике тугандаш республика өчен зур һәм мөһим вакыйга. Хәзер башкорт һәм татар халкының яңа дуслык символы бар, - диде Радий Хәбиров. – Татарстаннан килгән кадерле кунакларыбызның да бүген безнең белән шушы шатлыкны уртаклашуы бик куанычлы. Габдулла Тукай аз, әмма чагу гомер кичергән, безгә бай иҗади мирас калдырган бөек шәхес. Аның иҗаты Башкортстан белән дә бәйле. Ул башкорт легендаларын һәм җырларын яраткан, ә ике бөек шагыйрь Габдулла Тукай һәм Мәҗит гафуриның дуслыгы ике тугандаш халыкны тагы да якынайтты. Башкортстанда Тукайны бик яраталар. Безнең Республика Йорты да бөек шагыйрьнең исемен йөрткән урамда урнашкан. Ягъни Башкортстанның төп урамы аның хөрмәтенә аталган. Бөек Тукайның кире кайтуы һәм мәңге Башкортстанда булуы безнең өчен бик мөһим. Башкортстанга рәхим ит, бөек Тукай!”
“Без дусларыбызны – Башкортстан Республикасын 100 еллык юбилее белән котлыйбыз, - дип сәламләде кунакларны Рөстәм Миңнеханов. – Бөек Габдулла Тукай татар халкы өчен генә түгел, бөтен төрки халыклар өчен күренекле шәхес. Мин республика, Уфа шәһәре җитәкчелегенә, халкыгызга Тукайның хәтерен мәңгеләштергән һәм шундый матур урында – театр каршында аңа һәйкәл куйган өчен рәхмәт белдерәм”.
Читайте нас: