Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
18 апрель 2019, 02:13

Татарстан көннәре дәвам итә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 17 апрель көнне Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмалары активы белән дә очрашты. Бирегә Башкортстанның төрле районнарыннан 200гә якын кеше килгән иде. 2010 елгы җанисәп мәгълүматлары буенча, Башкортстанда 1 млн 9295 татар яши. Бездә дистәгә якын татар иҗтимагый оешмасы эшли.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 17 апрель көнне Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмалары активы белән дә очрашты. Бирегә Башкортстанның төрле районнарыннан 200гә якын кеше килгән иде.
2010 елгы җанисәп мәгълүматлары буенча, Башкортстанда 1 млн 9295 татар яши. Бездә дистәгә якын татар иҗтимагый оешмасы эшли.
Кече залда очрашу тәмамланганнан соң, зур залда Башкортстанда Татарстан көннәрен ачу тантанасы үтте. Чарада Башкортстан Башлыгы вазbфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаштылар.
– Бүгенге кичә ике тугандаш халыкларның ныклы дуслыгына багышланган. Күп гасырлар ата-бабаларыбыз үзләренең хезмәт батырлыклары, халыкларның туганлыгы белән Ватаныбыз иминлегенең һәм чәчәк атуының иң ныклы нигезе булуын исбатладылар. Бүген безнең республикада миллион татар яши — матур сан. Һәм алар үзләрен Башкортстанның уртак йортында бик әйбәт хис итәләр. Бу Татарстаннан читтә иң зур татар диаспорасы, – диде Радий Фәрит улы.
Радий Хәбиров Президент Рөстәм Миңнехановка Татарстанда башкорт диаспорасына ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Башкортстан җитәкчесе билгеләп үткәнчә, республикада тарихи тамырларны, татар халкының гореф-гадәтләрен, телен саклап калу өчен барысы да эшләнә – китаплар, татар телендә гәзитләр басыла, мәктәпләрдә балалар татар телен өйрәнә, ике татар театры эшли. Иртәгә Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак, хезмәттәшлек турында килешүләргә кул куелачак.
– Рөстәм Нургали улы бер ай эчендә Башкортстанга икенче тапкыр килде. Чын дуслар шулай яшәргә тиеш. Дөньяда башкортлар белән татардан якын дуслар юк. Без бергә яхшырак булдырабыз! -- диде Радий Хәбиров.
– Әле генә без татар оешмалары активы белән очраштык. Андагы һәр чыгышта дуслык турында сүзләр яңгырады. 31 ел мондый чара булмады. Безгә бер-беребезгә ешрак килергә кирәк. Сезне Башкортстанның 100 еллыгы белән котлыйм. Киләсе елда Татарстанның юбилее, сезне шунда чакырам. Радий Фәрит улы, сезгә рәхмәт. Кыска гына вакыт эчендә һәйкәл дә булды, шушы матур чара да оештырылды, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Тантананы дәвам итеп, мәдәният, сәнгать, мәгариф, эшкуарлык өлкәсендә уңышларга ирешкән кешеләргә дәүләт бүләкләре тапшырдылар. “Нур” артисты Рушат Мөдәрисов “БРның халык артисты”; Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимовлар “Башкортстанның атказанган артисты” исемнәренә лаек булдылар, Стәрлетамактан Гөлшат Мансурова “БРның атказанган укытучысы”, музыка сәнгатен үстерүдә зур казанышларга ирешкән өчен Әфәрим Акчурин “ТР атказанган сәнгать эшлеклесе”, Лилия Биктимирова, Ризван Хәкимов “ТР атказанган артисты” исемнәренә лаек булдылар. “Паркер” җаваплылыгы чикләнгән оешма җитәкчесе Марат Ногомановка, “Хәзинә” турагентлыгы җитәкчесе Комил Сираҗетдиновка ТР Президентының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Шуннан соң концерт башланды. Тирән эчтәлекле мәдәни чарада татар халкының бөтен тарихы сынландырылды. Татарның тарихы Кол Гали, Кол Шәриф, Сөембикәсе, Габдулла Тукай һ.б тарихи шәхесләр, тарихи мизгелләргә үрелеп зур шоу программасына салынган иде. Татарстанның сәнгать һәм мәдәнияте өлкәсеннән иң дәрәҗәле осталары чыгыш ясап, тулы зал тамашачыларга зур бәйрәм бүләк итте.
Читайте нас: