Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
16 апрель 2019, 11:37

Чаплинны рыцарьлыкка кабул иткәннәр

Чарльз Спенсер Чаплин 1889 елның 16 апрелендә Лондонда дөньяга килә. 7 яшендә ятим калып, үз көнен үзенә күрергә туры килә аңа. 14 яшендә булачак комикны театрга эшкә алалар. Америкага гастрольләр белән баргач, шунда калырга карар кыла ул.

Чарльз Спенсер Чаплин 1889 елның 16 апрелендә Лондонда дөньяга килә. 7 яшендә ятим калып, үз көнен үзенә күрергә туры килә аңа. 14 яшендә булачак комикны театрга эшкә алалар. Америкага гастрольләр белән баргач, шунда калырга карар кыла ул.
Кечкенә сукбай образы аша мегапопулярга әйләнә. “Эссеней Филм” студиясе артистка атнасына 1250 доллар һәм контракт өчен 10 мең доллар түли. Ике елдан комик “Мьюуэл Филм” студиясенә күчә. Анда аңа атнасына 10 мең доллар һәм контракт өчен 150 мең түлиләр. Ә 1917 елда Чарли Чаплин “Ферст Нэшнл” белән 1 млн долларга контракт төзеп, үз дәверенең иң бай актерына әйләнә. 1919 елда Чаплинның үзенең "Юнайтед Артистс" студиясе барлыкка килә. Анда комик 1950 елга кадәр эшли. Тавышлы кинода Чарли Чаплинның дебюты 1940 елда була. Гитлерга каршы булган “Бөек диктатор” картинасында Чаплин соңгы тапкыр Кечкенә сукбай образында уйный. Шунысын да әйтергә кирәк, нәкъ шушы кинодан соң Чаплинны эзәрлекләү башлана. Аны Америкага каршы эшчәнлектә һәм коммунистик идеяләргә сатылуда гаеплиләр. Американың ФБР башлыгы Эдгар Гувер Чаплинга каршы досье туплавын тизләтә. Артистны үзен кабул иткән илгә рәхмәтле була белмәүдә, яшерен коммунист һәм яһүд булуда гаеплиләр. 1952 елда аны Америкадан куалар.
1967 елда Чаплин соңгы фильмында уйный. АКШка тагын бер тапкыр ул 1972 елда - “Оскар” тапшыру тантанасында катнашырга рөхсәт биргәч бара. Бөекбритания королевасы Елизавета II Чаплинны рыцарьлыкка кабул итә.
Чарльз Спенсер Чаплин әфәнде 1977 елда 88 яшендә йоклаган җиреннән мәрхүм була. Аны Веве шәһәрендә җирлиләр. Әмма ярты елдан соң, туганнарыннан акча таптыру максаты белән табутын казып алып урлагач, яңадан Корсье-Сюр-Веве шәһәрендә җирлиләр һәм кабер өстенә метр ярымлык бетон шар урнаштыралар.
Читайте нас: