Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
15 апрель 2019, 21:21

Рәсимә Гайфуллина бенефиска чакыра

4 майда Уфа «Нур» татар дәүләт театрында Башкортстанның халык артисткасы Рәсимә Гайфуллинаның юбилей бенефисы узачак.

4 майда Уфа «Нур» татар дәүләт театрында Башкортстанның халык артисткасы Рәсимә Гайфуллинаның юбилей бенефисы узачак. Тамашачыларга Г. Хугаевның “Ычкындырмыйк кияүне” комедиясе тәкъдим ителә. Төп рольне юбилярыбыз башкара.
Рәсимә Гайфуллина «Нур» театрында аның оешкан көннәреннән үк эшли. Актриса - яшь театрны аякка бастыруда, анда туплана килгән яшь коллективны үстерү эшендә зур тырышлык, күп көч салган шәхес. Күпкырлы актерлык осталыгы һәм үзенчәлекле энергетикасы аңа кабатланмас хатын-кыз образларын гәүдәләндерергә мөмкинлек бирә. Табигать аны актерлык таланты һәм матурлык белән генә түгел, искиткеч моң белән дә бүләкләгән.
Билетларны «Нур» театры сайтыннан www.teatrnur.ru һәм кассадан алырга мөмкин: 8(347)248-95-33.
Читайте нас: