Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
11 апрель 2019, 13:20

Ни өчен Ринат Рахматуллинга атказанган исеме бирмәгәннәр?

Сәнгать дөньясында танылган кешеләр ике төркемгә бүленә: “атказанган” һәм “отказ алган”. Тегеләре дә, болары да беравыздан “халык мине таныса, шул җитә”, дип сөйләгән генә була. Ә чынлыкта... Бүген мактаулы исемнәр “бирелми”, ул исемнәрне “алалар”! Дөрес, сорап килгән һәр кешегә таратып утырсалар, бөтенләй кызыгы калмас иде. Шуңа күрә арадан кайберләрен төрле сәбәп табып, кире боралар. Шундыйлар арасында Ринат Рәхмәтуллин да бар икән. Бу хакта “Интертат”ка биргән әңгәмәсендә әйткән ул.

“ Мин ике әйбер белән килешмим. Беренчесе, "Татар радиосы" оештырган "Татар җыры" фестивале. Анда бит теләсә кемгә "Алтын Барс" сыны тапшыралар. Дөреслек юк, лаек булмаган артистларга тапшыралар. Барысын да акча хәл итә, бизнеска кайтып кала.
Икенчесе, "Татарстанның Атказанган артисты" исеме бирелү. Аны да аңлый алмыйм. Быел бу исемне кемгә генә бирмәделәр, тараткан кадәр тараттылар. Этенә дә, бетенә дә бирелде. 2015 елда миңа да бу исемне бирергә тиешләр иде, бирмәделәр. Минем белән бер вакытта сәхнәгә күтәрелгән җырчылар быел әлеге исемне алды. Бары тик Мөнир Рахмаев һәм мин генә калдым. Кемгә, ничек бирелә ул исем? Мин аның эшчәнлеген белмим.
Мине Буа театры тәкъдим иткән иде. Ике ел төрмәдә утыруым нәтиҗәсендә миңа "Татарстанның атказанган артисты" исеме бирелмәде...
Туксанынчы елларда мин сугышкан өчен төрмәдә утырып чыктым.
Минем анда гаебем дә юк. Мин башка кеше яклап, аның бөтен гаебен үз өстемә алдым. Гаепләнүче егет яшь иде әле, шуның өчен тимер рәшәткә артына үзем кердем. Ике ел утырдым. Ул вакытта, 90 елларда, төрмә һәм суд юлы аша үтмәгән кеше юк иде. Син ул заманны күз алдына да китерә алмыйсың. Төркем-төркем яшьләр йөриләр, сугышалар иде. Анда яшәргә, урамга чыгарга да куркыныч булды. Ул заманда нинди генә тәртипле авыл малае булсаң да төрмәдән качып калып булмый иде.
Билгеле, авыр булды. Төрмәдән чыккач, ничек тормыш башларга да белмисең. Анда ике генә юл бар. Син начар юлдан китә аласың. Күпләр машина талап, урлап акча эшли башлады. Ягъни, җиңел юл белән акча эшләү.
Шулай ук яхшы юлдан китә аласың. Мин "нормаль" тормышны сайладым. Төрмә тормышына кире кайтасым килмәде.
Зур сәхнәгә күтәрелүемне берәү дә көтмәде. Төрмәдәге танышларым: "Ринат, бу синме? Син хәзер шундый зур җырчы булдың мени?" - дип сорыйлар иде. Сугышып йөргән, хулиган малайның җырчы булып китүенә ышана алмадылар. Мине бит беркем дә күтәрмәде, барысына да үз көчем белән ирештем.
Мин бу тормышта берәүгә дә бурычлы түгел. Кыенлыкларны үзен җиңеп барган очракта гына тапкан мал кадерле була”, - дигән җырчы.
Читайте нас: