Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
10 апрель 2019, 17:18

Гафурилар кайттылар

М. Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театры гастрольләр белән Казанга барып кайтты. Биш көн эчендә алты спектакль куйдылар.

М. Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театры гастрольләр белән Казанга барып кайтты. Биш көн эчендә алты спектакль куйдылар. Аларның һәммәсе аншлаг белән үтте. Башдрамтеатр артислары Казан тамашачыларына “Урал Батыр” (башкорт халык эпосы буенча), «Зөләйха күзләрен ача» (Г.Яхина, Я.Пулинович инсц.), «Баллы, тирәкле Балтирәк» (А.Ишбулдина), «Сөясеңме — сөймисеңме…» (Ф.Бүләков), «Иң бәхетле төн!..» (А.Касона), «Бәхет хакы» (Х.Мөдәрисова) спектакльләрен тәкъдим итте.
Иҗади сәфәрдән артислар җылы тәэссоратлар белән генә түгел, бүләкләр белән дә кайтты. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән Русиянең, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фидан Гафаров, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айрат Әбушахманов һәм театр артисты Римма Каһарманова бүләкләнде. Рәхмәт хатлары Ш.Бабич исемендәге дәүләт республика яшьләр премиясе лауреаты Ринат Баймырдинга, Башкортстанның атҡазанган мәдәният хезмәткәре Радик Сафинга, гастрольләр оештыру буенча театрның вәкиле Нина Рамазановага тапшырылды.
Читайте нас: