Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
9 апрель 2019, 13:19

“Бирешмә!” җиңүчеләрен бүләкләделәр

Уфада “Бирешмә!” I балалар премиясе лауреатларын бүләкләделәр. Республиканың 7 үсмере иң яхшылары дип танылды.

Уфада “Бирешмә!” I балалар премиясе лауреатларын бүләкләделәр. Республиканың 7 үсмере иң яхшылары дип танылды. Алар бала гына булуларына карамастан, мактауга лаек эшләр башкарырга өлгергән. Калганнарга үрнәк итеп куярлык, тырышлыклары, эш-гамәлләре соклану уяткан үсмерләр 7 номинациядә билгеләнде: “Бирешмә! Телне үстер!” – Ләйсән Золотарева (башкорт телен үстергәне өчен); “Бирешмә! Көчле бул!” – Илнур Гарипов (спорттагы җиңүе өчен); “Бирешмә! Ярдәм ит!” – Ирек Үмәрбаев (бәлагә тарыган кешегә ярдәм иткәне өчен); “Бирешмә! Белемгә омтыл!” – Сафия Хаҗиморатова (укудагы уңышлары өчен); “Бирешмә! Җиреңне сакла!” – Гүзәл Шәрәфетдинова (яшь эколог); “Бирешмә! Ижат ит!” – Эвелина Вәхитова (яшь ижатчы); “Бирешмә! Медиадөньяны яула!” – Зилия Буранбаева (яшь журналист, режиссер, оператор).
Ишембай, Учалы, Зилаер, Архангель, Бөрҗән районнарыннан һәм Уфадан килгән лауреатларга бүләкләрне республиканың билгеле шәхесләре, төрле ведомство җитәкчеләре, депутатлар тапшырды.
“Башкортостан” концерт залында үткән тантана изгелек һәм яхшылык бәйрәме булды. “Бирешмә!” төркеменең чыгышы аңа үзенчәлекле ямь өстәде. Шуны да әйтергә кирәк: бу премияне булдыру идеясе “Бирешмә!” төркеме егет-кызларыныкы һәм аны тормышка ашыру өчен алар зур көч салган.
Читайте нас: