Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
8 апрель 2019, 01:11

Һәйкәлне алып кайтканнар

Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай һәйкәлен Уфага алып килгәннәр. Бакырдан коелган скульптура Уфа "Нур" татар дәүләт театры янында урнаштырылачак.

Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай һәйкәлен Уфага алып килгәннәр. Бакырдан коелган скульптура Уфа "Нур" татар дәүләт театры янында урнаштырылачак.
Агач әрҗә эчендәге киндер тукыма белән капланган шагыйрь сынын театр янына бушатканнар. Эшчеләр 4,5 метр биеклектәге гранит постаментны җыеп та куйганнар. Постамент белән бергә һәйкәл биеклеге 8 метр тәшкил итәчәк.
Һәйкәлне ачу тантанасы атна башына тәгаенләнгән.
Читайте нас: