Кабатланмас совет һәм Русия киноларын төшергән атаклы режиссер, СССРның халык артисты Георгий Данелия вафат булды.
Матур гомер яшәп өлгерсә дә (89нчы яшь белән барган), кинорежиссерны югалту авыр. Оста иде бит.
Режиссёр һәм сценарийлар авторы 1930 елда Тифлиста туган.
Үзенең беренче тулы метражлы – "Серёжа" фильмын ул утыз яшендә – 1960 елда төшерә. Фильм Карловы Варыда узган Халыкара кинофестивалендә Гран-прига лаек була.
"Я шагаю по Москве" (1963), "Не горюй!" (1968), "Афоня" (1975), "Мимино" (1977), "Осенний марафон" (1979) һәм "Кин-дза-дза!" (1986) остага чын танылу китергән фильмнары.
Данелия сценарийлар авторы буларак та танылулы иде.
"Джентельмены удачи" фильмына сценарий төзүчеләрнең дә берсе ул.
Ә "Я шагаю по Москве" фильмы өчен ул Канн фестиваленең махсус премиясенә, "Осенний марафон" фильмы өчен Венециядә узучы Халыкара кино тәнкыйтьчеләре ассоциациясенең иң югары бүләгенә лаек була.
Данелия Тарковскийның туган көнендә вафат булды.