Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
1 апрель 2019, 11:50

Үзебезнең Кәтүк бабай

Вакытында аларны Башкортстанда гына түгел, бөтен тирә-якта белгәннәр, яратканнар, көтеп алганнар. Шул ук вакытта алар киләсе булса, бар дөньяларын тәртипкә китерергә ашыкканнар. Чөнки белгәннәр: Кәтүк белән Баганай күзенә берәр кимчелек чалынса, шунда ук көлә-көлә “чеметергә” тотыначаклар. Сатира һәм юмор бергә “эшләгән” чор булган ул. Кәтүк бабай - Әхәт Уразмәтов белән аңа 80 яшь тулганда очрашу бәхете тиде миңа. Дистә елга якын вакыт үтсә дә, аның белән корган әңгәмәнең җылысы һаман күңелдә, кыланышлары һаман күз алдында саклана. Кәтүк бабай 2015 елның 2 июлендә бакыйлыкка күчте. Гомер буе кеше көлдереп, әмма беркайчан да кеше көлкесенә калмаган күренекле шәхесне бүген искә алу урынлы булыр.

Вакытында аларны Башкортстанда гына түгел, бөтен тирә-якта белгәннәр, яратканнар, көтеп алганнар. Шул ук вакытта алар киләсе булса, бар дөньяларын тәртипкә китерергә ашыкканнар. Чөнки белгәннәр: Кәтүк белән Баганай күзенә берәр кимчелек чалынса, шунда ук көлә-көлә “чеметергә” тотыначаклар. Сатира һәм юмор бергә “эшләгән” чор булган ул. Кәтүк бабай - Әхәт Уразмәтов белән аңа 80 яшь тулганда очрашу бәхете тиде миңа. Дистә елга якын вакыт үтсә дә, аның белән корган әңгәмәнең җылысы һаман күңелдә, кыланышлары һаман күз алдында саклана. Кәтүк бабай 2015 елның 2 июлендә бакыйлыкка күчте. Гомер буе кеше көлдереп, әмма беркайчан да кеше көлкесенә калмаган күренекле шәхесне бүген искә алу урынлы булыр. Сезгә аның белән 2011 елда корган әңгәмәне тәкъдим итәбез.
- Кәтүк бабай, хәтирәләрдә генә булса да балачак һәм яшьлек елларыгызга кайтып урыйк әле.
-Яра, җаныкаем! Мин сугыш алдыннан, колхозлаштыру башланган елны туган бала. Бер сер ачыйм әле үзеңә: чынында 1929 елда туганмын. Сугыштан соң ФЗУга, ПРЗга алалар иде. Бармасаң, ике елга төрмәгә утырталар. Күрше бабай жәлләп: “Балам, буең бик бәләкәй”, –дип райүзәктән 1931 елга метрика алып кайтып бирде. Шулай китте инде. Ярар, кеше-фәләнгә сөйләнеп йөрмә, яшь икән дип уйласыннар.
Чишмә районы Камыш авылында гади колхозчылар Салихҗан белән Галиябану гаиләсендә туганмын. Дүрт апам бар иде. Сугыш башланганның беренче көннәрендә үк әтиемне сугышка алып киттеләр. Авыл капкасын чыкканчы елый-елый озата бардым. Шул ук елны 11 яшьлек кенә малай булсам да, печән чабарга төштем. “Иртәнге чык белән җиңелрәк булыр, балам, тор. Көндез йокларсың”, - дип уята әни. Әтидән калган бәләкәй генә чалгыны алам да соң, тик барыбер авыр. Буй бәләкәй, көч җитми, чалгысы үтми. Үзем чүки белмәгәч, бабайларга барам. Авыл җирендә кушамат тага торган гадәт бар иде бит ул. Бездә дә Тармаңгай Фазыл дигән бабай бар иде. Киттем шуңа. “Тармаңгай Фазыл бабай чалгыны чүкеп бир әле”, - дим. Ачуланып куып чыгарды. Кайтып әнигә еладым. Куып чыгарды, мин әйтәм. “Әй, балам, нигә аның Тармаңгаен әйттең?” – ди әни.
Бүген Кәтүк булып йөргән бабай сугыш елларында барысын да күрде инде: агулы башак җыю дисеңме, тамакларны куыра торган кәлҗемә дисеңме, үлән дисеңме. Озак, бик озак булды ул сугыш. Менә бетә, менә бетә, дип көтәбез. Ә ул бетми дә бетми. 9 май көнне без дәрестә идек. Ишетү белән урамга йөгереп чыктык. И ул чакта кочаклашулар, җаныкаем, елашулар. Кипкеләребезне күккә чөябез. Үзебез “Ура” кычкырабыз. Елашабыз…
Мин 1946 елны 7 классны тәмамладым. Әткәй: “Авылда калма, балам, ач калырсың”, - диде. 10 малай чыгып киттек. Мукомольныйга да, пчеловодческийга да барып карадык. Иң беренче алгебрадан имтихан. Ә без урысча белмибез. Икенче көнне язып эләләр: “Уразметов, Хамзин, тагын әллә кемнәр документы забрать”. Ничек чыгып киткәнбез, шулай тезелешеп кире кайттык. Сентябрь башланган иде инде, нигәдер район үзәге булган Чишмәгә бардым. Юлда бер танышымны очраттым. “Әхәт, берәр кая кердеңме?”, - ди. Юк, мин әйтәм. “Театральныйга бар, анда недобор”, - ди. Авылга кайттым да, гармунымны алып театральныйга киттем. Барып керсәм, комиссия утыра. “Галиябану”ны җырладым, “Мокамай”ны сөйләдем. Биергә куштылар – биедем. Гәүдәгә нык җиңел идем мин, җаныкаем. Нибары - 42 кг. Очып-очып биедем. Гармунда уйнарга куштылар. Уйнадым. Башта авызларын кәкрәйтеп кенә утыралар иде, ерыла башлады. Этюд эшләргә куштылар. Ни икәнен аңламыйм бит. “Үтүкме?” – дим. Бохарский дигән өч катлы күзлек киеп утырган абзый аңлатырга тотынды: “Менә син сәгать төзәтүче, ди. Берәү сәгатеңне урлаган. Нишлисең?”
Мин карап тордым да, бар көчемә: “Каравы-ы-ыл!”- дип кычкырып җибәрдем. Кул чапкан булдылар да үзара сөйләшә башладылар. Оста да соң, буе бәләкәй бит, диешәләр. Саттаров дигән озын артист бар иде. Комиссиядә ул да утыра. “Әтиең озынмы?” – диләр. “Әнә шул абый кебек” – дип тегеңә күрсәттем. “Булды, алабыз, үсәчәк”, - диделәр. Соңыннан теге Бохарский дигәне: “Алдадың, “прошел коридор” дигән справка бирәм мин сиңа”, - дип җәфалады. Әйбәт укыганмындыр инде, диплом бирделәр.
-Ә сәхнәгә беренче чыгуыңны хәтерлисеңме?
- Нишләп хәтерләмәсен инде!? Театрларга барырга риза булмадым, Башкорт дәүләт филармониясенә җибәрделәр. Килдем хәзер. Директорда кеше бар икән. Тәүбәкәем, утырып тора идем, ишектән бер артист чыга, озы-ы-ын. Эчемнән генә: “Тәүбә-тәүбә, шушы артист белән генә эшләргә язмасын”,- димен. Безне бит сәхнәдә күзгә туры карап эшләргә өйрәттеләр. Ә моның белән ничек күзгә -күз карашып була? Ул үтеп китте, мин директорга кердем. “Менә әле бер артист чыгып китте, шуның белән эшләрсең. Аның бригадасында кеше җитми”, - димәсенме теге! Менә шулай сәхнәгә барып җиттем мин.
-Булачак Баганай белән шулай таныштыгыз инде. Кем уйлап тапты Кәтүк белән Баганайны?
- Сәнгать идарәлеге бар иде. Аның җитәкчесе Нәҗибәк Хафизов безне күргән дә, “Кәтүк белән Баганай” өчен сигез интермедия язып китергән. Худсоветта тикшерделәр. Риза түгелләр бар. “Халык аңлар микәң соң?”- диешәләр. Чыннан да Кәтүк белән Баганайны республика буйлап йөреп чыккач кына аңлады тамашачы. Ә аннан соң яратты, җаныкаем. Кая барсак та, көтеп алалар иде. Чыгышыбыз сатира һәм юморга корылган бит инде. Кайда китпаханә бикле, кайда медпункт эшләми, без киләчәкне белеп калсалар, тотыналар тәртип урнаштырырга. Хәзергеләр кебек шәһәрдә генә йөрмибез бит. Һәр авылга, һәр клубка барабыз. Ут та юк иде әле ул чакларда, лампа яктысында чыгыш ясыйбыз. Клублар бәләкәй булгач, тәрәзәләрдән карап торалар иде. Билет алып. Менә халык нинди сознательный булган.
- Кәтүк үз гомерендә ничә Баганай белән эшләде?
- Беренчесе – Гафур Латыйпов булды. Ул миннән 20 яшькә зур иде. Бик яхшы эшләдек. Халык аны да, мине дә яратты. Ул мәрхүм булгач, Юнир Салаватов Баганай ролен башкара башлады. Артистлыкка укыган кешенең уйныйсы килгәндер инде. Ә Гафур Кәримович сәхнәдә басып кына тора иде. Баганай бит. Шуңа күрә халык: “Нам два Катука не надо” дип хат язды. Тагын Баганай эзләргә туры килде. Өченчесе – Фәрит Шәйхетдинов булды. Буе 2,5 метр иде, малайкаем. Дистә елга якын эшләгәч, китәргә булды ул. Шуннан соң режиссер Фатыйх Иксанов Салават театрыннан Вәлит Илембәтовны алып килде. Вәлит тә, остарып алгач, үзем театр төзим, диде. Шулай Кызык белән Мәзәк туды. Бер вакыт Фән Вәлиәхмәтов белән дә эшләп алдым. Ул Юанай булды.
Фәрит бу вакытта Колганай-Баганай эшләп маташты. Аннан тагын килеп кушылдык. 30 елга якын бергә эшләдек. Алты ел элек үлеп китте. Кызганычка каршы, 50 яшьлек юбилеен үткәрергә дә өлгермәдек. Менә шулай 75 яшьтә Кәтүккә тагын Баганай кирәк булды. 2007 елда “Кәтүк-шоу”оештырдылар. Шунда дүртенче
Баганай чыкты - М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры артисты Хәким Мортазин.
-Кәтүк образы табылгач, Сез акрынлап Әхәт абый булудан туктап, Кәтүккә әйләнгәнсез. Кыен булмадымы?
- Юк, кыен булмады. Башта гына бәлки бераз булгандыр. “Кәтүк абый” дисәләр, “Ния минем исемем юкмыни?” –дия идем. “И, Кәтүк абый, исемеңне белмибез бит”, –диләр. Башта Кәтүк дус идем, аннан Кәтүк абыйга әйләндем, хәзер Кәтүк бабай. Туган авылыма кайтсам: “О, Кәтүк бабай кайткан”, - диләр. Әхәт абый димиләр. Күп җирдә Әхәт Уразмәтов катнашлыгында дип афиша язалар. Әхәт Уразмәтовны эт тә белми, Кәтүк дип языгыз, - дим.
Базарга барсам да: “Тукта әле, син Кәтүк түгелме соң?”- диләр. Юк, мин әйтәм. Бәй, тавышың охшаган, диләр. “Мало что охшаган, мин – еврей, -димен.- Плеце зибитте умлевит”. “Тучны еврей бу”, -диләр. Үзләре көләләр.
- Кеше көлдерү авырмы?
-Ой, җаныкаем, аннан да авыррак эш юк. Шуңа күрә ике кызымның берсен дә якын китермәдем.
Халыкны көлдерүгә караганда, елату җиңелрәк, бигрәк тә бүген. Юкка 3 инфаркт кичергәнмени мин? Соңгысы Чиләбе өлкәсендә Ашада булды. Сәхнәдән сөйрәп алып кергәннәр. Уколлар кадап, көч-хәл белән алып калганнар. Тын керде дә елап та җибәрдем. Табиб: “Не спеши, рано еще”,- ди. Бер ай анда яттым, аннан туры Уфага кардеологиягә алып кайттылар. Өч ай шунда дәваландым. 60 яшем тула иде. Шуннан соң, сәхнәне оныт, кискен хәрәкәтләр ясама, соңгысы булуы бар, диделәр.
Тик артист халкы шундыйдыр инде ул. Бөтенсен онытып, бер кичәдә Мәгълүфәне биедем. Тагын бригада белән кушылып киттем дә 15 елдан артык эшләдем.
Мин сәхнәдә эмоцианаль артист, чыккач барысын да онытам. Кире кайтып әйтим әле, 50 яшемдә 14 номер башкардым. Колагымда гына басып тормадым. Шуннаң соң Башкортстанның атказанган артисты исеменә РСФСРныкын да өстәделәр.
- Соңгы елларда телевидениене мәзәкчеләр басып алды. Беренче каналда да шулар, икенчесендә дә. Сез моңа ничек карыйсыз? Юмор күбәеп китте түгелме?
- Яздырып куялар да кабатлыйлар. Действительно ялкыта. Ул “Кәкре көзге”дәге ике карчык “чистый надоели”.
Көлке кирәк ул, тик чаманы белергә кирәк. Күп ашасаң, бал да әче була башлый.
- Күплеге бер хәл, бүгенге эстрада юморы кендектән өскә менәлми җәфалана.
-Дөп-дөрес, җаныкаем. Урысларда гына түгел, “Кызык белән Мәзәк”тә дә, “Мунча таш”ларында да күп.
Кеше көлә инде ул. Тик артист тамашачы артыннан иярергә түгел, аны үз артыннан ияртергә тиеш. Юкса, тамашачы азгынлык сазына чума.
- Әлеге кагыйдәне саклап сәхнәгә кеше көлдерергә кемнәр килер икән?
- Дөресен әйткәндә, мин белмим. Күрмим аларны. Үпкәләмәсеннәр, әмма бүгенге яшьләрне тамашачы бик үз итми. Америка, Англия юмористларына охшарга тырышуларын сизәләрме… Безне “Үзебезнең Кәтүк белән Баганай” дип зурладылар бит, үз иттеләр.
Казанның 1000 еллыгына баргач, бер әби килде дә: “Бәй, Сез исәнмени? Без югалткан идек үзегезне, үтергән идек”,- ди. “Юк, апа үлмәдем әле. Үлгәч, хәбәр итәрмен”, - дидем. Әнә шундый туганнарча мөнәсәбәттә яшәдек без тамашачылар белән.
Читайте нас: