Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
1 апрель 2019, 23:08

Шаулап-гөрләп узды Нәүрүз

31 мартта Уфада шаулап-гөрләп Нәүрүз бәйрәме узды. Төрки телле һәм көнчыгыш Азия илләрендә үткәрелә торган бу бәйрәм яз һәм яңа ел бәйрәмен гәүдәләндерә. Бәйрәм мәйданында төрле милләт вәкилләре җыелган иде: башкортлар, татарлар, таҗиклар, әзербайҗаннар, үзбәкләр, кыргызлар, төрекмәннәр, казахлар һәм башкалар. Аларның күбесе үз халкының милли киемнәрен киеп килгән иде.

Быел Нәүрүзне үткәрү мәйданы итеп беренче тапкыр “ЕврАзия” агропаркы сайланды. Затон бистәсендә урнашкан бу паркта бихисап милли ихатачыклар корылган иде, кунакларны биредә милли сый – пылаудан - авыз иттерделәр. Бәйрәмне тагы да ямьләп паркның төрле почмакларыннан милли моңнар агылды.
Мәсәлән, үзбәк чәйханәсе янында Уфадагы бәйрәмгә Үзбәкстаннан махсус килгән музыкаль коллектив искитмәле тамаша әзерләгән.
Үзебезнең республика тирмәсе янында чәкчәктән, кымыздан авыз итәргә була иде. Борын-борыннан килгән милли шөгылебез - паласлар сугуда да үз осталыгыңны сынап карарга мөмкин иде бәйрәм мәйданында. Тәҗрибәле палас сугу остасы Рабига Ярмиева җитәкчелегендә бу шөгыльнең нечкәлекләренә төшенергә теләүчеләр бихисап булды.
Традиция буенча, республика халкын Нәүрүз бәйрәм белән котларга дин әһелләре, милли-мәдәни үзәкләр вәкилләре, Дәүләт Думасы депутатлары Зөһрә Рәхмәтуллина һәм Зариф Байгускаров, БР мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Алина Сөләйманова һәм башкалар килде.
Нәүрүз бәйрәмен үткәрү тарихында тәүге тапкыр көнчыгыш пылавы пешерү буенча чемпионат та оештырылды.
“ЕврАзия”не Нәүрүз бәйрәмен үткәрү буенча традицион урын итеп сайларга телибез һәм ел саен пылау пешерү буенча чемпионатны та шушында уздырырга ниятлибез. Бүген исә без күләме 100әр литрлы 10 казан пылау әзерләдек”, - дип уртаклашты агропарк директоры Тиммур Мөхәммәтҗанов.
Читайте нас: