Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
29 март 2019, 17:13

Котлыйбыз! Ирина премиягә лаек булды!

Уфа “Нур” татар дәүләт театрының әйдәүче актрисасы Ирина Ганиева Казаннан шатлыклы хәбәр белән кайтып төште.

Уфа “Нур” татар дәүләт театрының әйдәүче актрисасы Ирина Ганиева Казаннан шатлыклы хәбәр белән кайтып төште.
“Нур” театры үсешенә керткән иҗади, нәтиҗәле, тырыш хезмәте өчен Ирина Ганиева “Дамир Сираҗиев исемендәге” премия белән бүләкләнде.
Казанда мондый бүләкләү тантанасы тугызынчы тапкыр уздырылган. Бу дәрәҗәле премиягә лаек булучы актёрлар арасында Ирина Ганиева “Нур”дан - беренче! Афәрин, Ирина!
“Тырыш хезмәтемне болай югары бәяләүләре өчен Татарстан республикасына рәхмәтлемен. Театр сәнгатенең үсеше өчен тагын да тырышып эшләргә әзермен!” - ди актриса үзе.
Әйткәндәй, Дамир Сираҗиев исемендәге премия — Татарстанның театр сәнгате өлкәсендә бирелә торган дәүләт бүләге, еллык премия. Муса Җәлил премиясе лауреаты, татар сәхнәсенең талантлы режиссеры, милли хәрәкәт активисты, сәясәтче, милли мәнфәгатьләр өчен акчасын кызганмаучы эшмәкәр Дамир Сираҗиев (Раид Равил улы Сираҗиев) (1954-1998) исемен йөртә. Ошбу премия Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Камал театры, Татарстанның «Җыен» фонды тарафыннан 1999 елда гамәлгә кертелгән иде.
Рәсемдә: Ирина Ганиева ире белән. Билгеле актерлар дуэты турында "Өмет" гәзитенең 12-13 нче саннарында укый аласыз.
Читайте нас: