Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
27 март 2019, 13:16

Әйдәгез театрга!

Бүген Халыкара театр көне! Башка чакта әлеге илаһи дөньяга чумарга вакыт таба алмасагыз да, бүген театрга барырга нәкъ көне. Чөнки тамашачыларны гадәттә сюрпризлар көтә.

Бүген Халыкара театр көне! Башка чакта әлеге илаһи дөньяга чумарга вакыт таба алмасагыз да, бүген театрга барырга нәкъ көне. Чөнки тамашачыларны гадәттә сюрпризлар көтә.
Мәсәлән, Рус дәүләт драма театрында бүген ике спектакль уйнала: зур сәхнәдә - “Мнимый больной” һәм Камера залында -“Кофейный блюз”. Өстәвенә, бу көн алар өчен икеләтә бәйрәм - театрның туган көне дә бу. Шуңа күрә тамашачыларны фойеда уйнатылачак төрле уеннар белән беррәттән шампан шәрабы да көтә.
М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында сәгать 11.00 театрның музеенда Арслан Мөбәрәков турында фильм күрсәтеләчәк. Кичен тамаша алдыннан спектакль костюмнарыннан күргәзмә оештырылачак. Шулай ук күңел ачу программасы һәм “Баллы, тирәкле Балтирәк” музыкаль комедиясе көтә.
“Нур” татар дәүләт театрында «Һиҗрәт» (Н. Исәнбәт) премьера алды спектакле күрсәтеләчәк.
М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры үзенең тамашачыларына “Бөтен тормыш – уен” дип аталган “театраль-капустник” әзерләгән.
Читайте нас: